Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Вика ярдәм көтә

Сезнең матди ярдәмегез белән, мамадышлылар, нәни кызның сәламәтлеген ныгытырга мөмкин булыр иде. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 4 яшьлек Вика Долгополовага дәвалану өчен зур суммада акча таләп ителә. Күпләр, Виканың фоторәсеменә карагач, аны сау-сәламәт балага охшаган диләр. Тик бу чынлыкта алай түгел. Викада - перинаталь зарарланган баш мие, ул үсеш буенча...

Сезнең матди ярдәмегез белән, мамадышлылар, нәни кызның сәламәтлеген ныгытырга мөмкин булыр иде. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 4 яшьлек Вика Долгополовага дәвалану өчен зур суммада акча таләп ителә.

Күпләр, Виканың фоторәсеменә карагач, аны сау-сәламәт балага охшаган диләр. Тик бу чынлыкта алай түгел. Викада - перинаталь зарарланган баш мие, ул үсеш буенча калыша, йөри һәм сөйләшә алмый. Шунысы сөенечле, ул бик актив, ни дә булса өйрәнергә, яңалыклар үзләштерергә омтылучан бала. Үсеш буенча калышуын аның әнисе Римма үзе сизеп алуга ук табибларга әйтә, тик аңа ЛФК процедуралары үткәрү киңәшеннән башканы әйтмиләр. Әни кеше кызын дәвалау юлларын үзлегеннән эзләргә керешә һәм Филадельфиядагы кеше потенциалына ирешү Институты методына туктала. Әлеге методның үзенчәлеге балаларның әти-әниләрен үз сабыйларын аңларга өйрәтүдән гыйбарәт. Моннан тыш, баланың физик торышы буенча да зур эшләр башкарыла. Процедуралар комплексын көн саен расписание нигезендә, минутын минутына туры китереп башкарырга кирәк. Римма белән нәни кызчык әлеге Институтта бер булып кайттылар инде. Һәм уңышлар күзгә күренерлек булды: Вика тотынып басып торырга, гади китаплар укырга (4 яшендә!), әнисе белән "әйе", "юк" сүзләрен кулланып аралашырга өйрәнде. Боларның барысына да ярты ел эчендә ирештеләр, ә аңа кадәрге өч ел ярымда күзгә күренерлек үзгәрешләрнең, алга китешләрнең булганы юк иде. Иң авыр мәсьәлә шунда, Институтка даими рәвештә, елына берничә мәртәбә барырга кирәк, ә сәламәтлеккә таба бер сәяхәтнең бәясе 10 мең доллар тирәсе тора. Ялгыз анага мондый суммаларны җыю, билгеле инде, мөмкин түгел. Римма ярдәм сорап "Поверим.ру" хәйрия фондына мөрәҗәгать итте һәм безгә кирәкле сумманы җыеп бетерү өчен бераз гына тырышасы калды. Без нәни кызчыкка һәм аның әнисенә ярдәм итәргә телибез, Виканың да башка балалар кебек үк булуын телибез. Бу яшьтә дәвалану нәтиҗәсез калмаячак, бигрәк тә Виканың мондый тырышлыгы белән. Реабилитациягә ул март аенда барырга тиеш, дәвалану өчен акчаларны 1нче мартка кадәр түләргә кирәк. Бүгенге көнгә нибары 66 мең сум җыясы калды. Бу эштә без сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез. Әгәр мөмкинлегегездән чыгып ярдәм күрсәтсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек. Ярдәм күрсәтү өчен барлык реквизитларны, медицина документларын кызчыкның түбәндәге адресы буенча карый аласыз: http://poverim.ru/children/need-help/vika-dolgopolova.html Римма Долгополованың телефоны: +79061201925 Россия Саклык банкы "Поверим.ру" ХФ акча счеты: "СБЕРБАНК РОССИИ" ОАО, г Москва Благотворительный фонд "Поверим.ру" ИНН 7702470031 Расчетный счет 40703810038170002388БИК 044525225 Корр. Счет 30101810400000000225 Назначение платежа: "Благотворительная помощь для Долгополовой Вики" Римма Долгополованың шәхси картасы: 5469 6200 1096 4037 Master Card Россия Саклык банкының 4682/0000 бүлекчәсе

Марина Смуток,

"Поверим.ру" хәйрия фонды волонтеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X