Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Мәкерле үтерүче

-"Гипертониягә каршы ун адым" дип исемләнгән Америка ысулы турында сөйләсәгез иде. Фәүзия. Сорауга район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибы Камилә Сафина җавап бирә: Гипертония-кан басымы күтәрелүне "мәкерле үтерүче" дип тә атыйлар, чөнки баштарак ул организмда берничек тә чагылыш тапмый. Кеше еллар буенча үзендә әлеге авыру барлыгын белмәскә мөмкин. Кызганычка каршы, ул...

-"Гипертониягә каршы ун адым" дип исемләнгән Америка ысулы турында сөйләсәгез иде. Фәүзия.

Сорауга район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибы Камилә Сафина җавап бирә:

Гипертония-кан басымы күтәрелүне "мәкерле үтерүче" дип тә атыйлар, чөнки баштарак ул организмда берничек тә чагылыш тапмый. Кеше еллар буенча үзендә әлеге авыру барлыгын белмәскә мөмкин. Кызганычка каршы, ул тудырган катлаулылыклар бик куркыныч: миокард инфаркты, инсульт, сукыраю... Кан басымының систолик күрсәткече-140 мм, ә диастолик күрсәткече 90 мм булып кала бирә. АКШның Фрамингем шәһәрендә яшәүчеләр белән 1948нче елдан бирле 50 ел буе махсус тикшерүләр алып барылган. Шул күзәтүләр нигезендә гипертония авыруын профилактикалауның ун адымы билгеләнгән. Зуррак кибетләрдә бездә дә хәзер айга берничә мәртәбә "Үзеңнең кан басымыңны бел!" дип исемләнгән акцияләр үткәрелә. Гәүдә авырлыгын киметү; аэробика ярдәмендә физик активлыкны арттыру (саф һавада хәрәкәтләнү); дөрес туклану; азыкта натрийны киметү (тозлы әйберләрне әзрәк ашау); калийны күбәйтү; стресслардан котыла белү; тәмәкедән баш тарту; алкоголь кулланмау; дәвалануның үзегезгә туры килә торган оптималь схемасын куллану. Моның өчен табиб белән тыгыз элемтәдә тору зарур. Менә шушы адымнар гипертонияне профилактикалауның нигезен тәшкил итә. Безнең поликлиникада кан басымы югары булган кешеләр өчен махсус мәктәп эшли. Дәресләрне мин алып барам. Гадәттә курслар буена сигез лекция укыла. Бу турыда тулырак белешмә 3нче санлы кабинетта. Табиб һәм авыруның үз тырышлыгын эшкә җиккәндә генә җитди нәтиҗәләргә ирешеп була. Иң мөһиме-авыру тудырырга мөмкин булган катлауланулар һәм инвалидлыктан котылып калу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев