Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Кызамык кайта

Удмуртиядә Тайландтан алып кайтылган кызамык теркәлгән диләр. Әлеге чир белән безнең районда хәлләр ничегрәк тора? Сорауга район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Васыйл Нуриев җавап бирә: -Кызамык-вируслы йогышлы авыру. Ул сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә һава-тамчы юллары белән тапшырыла. Аңа 100 процент йогышлылык характерлы. Хәтта авыру берничә сәгать элек чыгып киткән...

Удмуртиядә Тайландтан алып кайтылган кызамык теркәлгән диләр. Әлеге чир белән безнең районда хәлләр ничегрәк тора? Сорауга район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Васыйл Нуриев җавап бирә:

-Кызамык-вируслы йогышлы авыру. Ул сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә һава-тамчы юллары белән тапшырыла. Аңа 100 процент йогышлылык характерлы. Хәтта авыру берничә сәгать элек чыгып киткән бинага кереп тә аны йоктыру мөмкинлеге саклана. Прививкасысыз кешеләр авыру белән контактка керсәләр, чирне һичшиксез йоктырачаклар. Балалар аны җиңел кичерә, ә вакцинация үтмәгән өлкәннәр өчен куркыныч зур. Әлеге вируска каршы вакцинация ясату профилактик прививкаларның милли календарена кертелгән. Балаларны 1 яшь һәм 6 яшь тулгач вакцинациялиләр. Районыбызда профилактик карталарны тикшергәндә 35 яшькәчә өлкәннәр арасында вакцинация үтми калган 800гә якын кеше ачыкланган. Агымдагы елның 21нче маена аларның 200енә прививка ясалган. Калганнарның һәм районыбыз мигрантларының да прививкаларын ясатуларын сорыйбыз. Кызамыкка каршы вакцина кабинетта һәрчак бар. Әлеге чирне шушы юл белән генә 98 процентка кадәр киметеп була. Моның төп сәбәбе-вакцинацияне үзвакытында ясатмау. Хәзерге вакытта Татарстанда кызамыкның 11 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев