Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Күңеле дә нурлы Нурфия

Хастаханәдә табибка керергә чират торганда, янәшәмдә ике яшь әнинең сөйләшкәнен ишетергә туры килде. - Балам авырып китте әле, йогышлы авырулар бүлегенә салдылар. Анда бит кертмиләр дә: тәрәзәдән генә сөйләшәсе. Бәхетемә, бер мөлаем шәфкать туташы туры килде, исеме Нурфия. Белмәгәне юк, йомшак телле, аның белән сөйләшкәч, балам ышанычлы кулларда дип сөендем....

Хастаханәдә табибка керергә чират торганда, янәшәмдә ике яшь әнинең сөйләшкәнен ишетергә туры килде.
- Балам авырып китте әле, йогышлы авырулар бүлегенә салдылар. Анда бит кертмиләр дә: тәрәзәдән генә сөйләшәсе. Бәхетемә, бер мөлаем шәфкать туташы туры килде, исеме Нурфия. Белмәгәне юк, йомшак телле, аның белән сөйләшкәч, балам ышанычлы кулларда дип сөендем.
Ә мин: "Мин белә торган Нурфия бит ул!",- дип эчтән генә горурланып куйдым. Менә утыз ел инде икенче "түбә" булып өлгергән район үзәк хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегендә хезмәт куя Нурфия Альберт кызы Иванова. Хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу: 1983нче елның июль аенда эшкә алынган. Яраткан эшенә бер генә тапкыр да хыянәт итмәгән ул.
- Мәктәптә укыганда ук шәфкать туташы булырга теләдем, - ди Нурфия. Хыялымны гамәлгә ашыру өчен Алабуга медицина училищесына килдем. Максатыма ирештем. Кулыма диплом алу белән, җиң сызганып эшкә керештем. Бердәм, тату коллектив җылы кабул итте. Шәфкать туташы хезмәте кызыклы икәнен күзалласам да, бу эшнең шулкадәр "авыр" һәм үзенчәлекле икәнен эчендә чынлап кайный башлагач аңладым. Беренче сынауны туңдырма вакыйгасы белән үттем. Җәйге бик эссе көн. Балалар туңдырма ашаганнар. Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау көне иде ул. Кайсы-берсе тантаналы линейкада ук егыла башлаган. Ул көнне искә төшерергә дә куркыныч. Авырулар белән бөтен хастаханәне тутырдылар. Мәктәпләргә дә койкалар урнаштырганнар. Тикшерә торгач, бу чиргә туңдырмадагы сальмонеллез сәбәпле икәнлеге ачыкланган. Бозык йомыркадан әзерләгән булганнар икән. Табибларның тырышлыгы белән күңелсез фаҗигаләр булмый калды.
- Хастаханә стеналары гыйбадәтханә диварларына караганда эчкерсез ялваруларны күбрәк ишетә, - дигән гыйбарә ишеткәнем бар иде, бу чынлап та шулай. Төрле милләт вәкилләре, төрле дин әһелләрен берләштергән бу палаталарда йөрәкләр бергә тибә, бар да бертигез. Башка төшкән кайгы кешеләрне берләштерә диләр, монысына да шул вакытта инандым. Моңарчы бер-берсен белмәгән чит-ят адәм балалары кыска гына вакыт эчендә "туганлашып" бетә.
Әйе, үз теләге белән килеп керми шул монда берәү дә. Үз сәламәтлегең өчен үзең җаваплы булсаң да, күп очраклар кеше ихтыярыннан тормый. Сәламәт булуның чын кадерен шунда аңлыйсың, Ходайга шулчак чын күңелдән рәхмәт укыйсың... Хастаханә эше авырлыклардан гына тормый. Авыруларның аз гына булса да хәле яхшырса, алар сиңа елмаеп карый башласа, шуннан да зур шатлык юктыр ул, - дип сүзен дәвам итте Нурфия Иванова.
- Табибларым: Рамис Галиев, Каюм Әхмәтов, Ришат Сәләхетдинов, Зөлфия Хәсәншина белән тату эшләдем, алар миннән һәрвакыт канәгать калдылар. Шәфкать туташлары Евгения Петрова, Нурания Селезнева, Мәсхүдә Нәбиуллина эшне чиста, төгәл итеп эшләргә, авыручылар белән ягымлы булырга, күтәренке күңел белән эшкә килергә өйрәттеләр. Чөнки эш вакытында төрле характерлы кешеләр белән аралашырга туры килә.
Табиблар тыңлаучан, төгәл, ялгышларсыз эшне алып баручы белән эшләргә телиләр. Шәфкать туташы күрсәтмәләрен дөрес үтәсә, алар тынычлап эштән соң кайтып китә ала.
Хастаханәнең шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабында: "Олы йөрәгенә сызлануыбызны да, борчылу-хафалануыбызны да сыйдыра, тыңлый һәм аңлый белә торган чын шәфкать алиһәсе ул Нурфия. Сменасын сәгатьләрне санап көтеп алабыз: куллары шифалы, уколлар ясавын, венадан кан алуын сизмисең дә. Система куямы, башка дәвалау чарасымы - һәр процедураны үтә дә пөхтәлек, төгәллек белән, иң мөһиме, яратып башкара. Чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы. Алай гына да түгел, тән яраңны дәвалау белән бергә ул синең өмете сынып барган күңелеңне дә сихәтләндерә. Инандырырлык дәлилләрен, акыллы киңәшләрен тыңлаганнан соң, тәмам тынычланып, терелүеңә ышанып чыгасың. Һәр авыруның сәламәтлеге өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә әзер торучы шундый шәфкать туташлары күбрәк булсын иде," - дип яза Олыяздан Эльбрус Салихов.
Улы Радислав әнисе юлыннан китеп, хезмәтен балалар табибына багышлаган, килене Анастасия да ак халатлы һөнәр иясе. Оныгы туу да гаиләгә тагын да ямь өстәгән. Владислав Казанда югары уку йортында белем ала, кызы Светлана әле мәктәптә укый. "Йолдызлык" фестивалендә биеп берничә ел рәттән җиңүче булган.
Шәһәрбезнең хозур табигатенә гашыйк ул, үзе дә бакча тутырып гөлләр үстерә, туганнарын яшелчә, җиләк-җимеш белән сыйлый, телеңне йотарлык камыр ашлары пешерә. Бу көннәрдә Нурфия хезмәттәшләренең, яраткан авыруларының ихлас котлауларын кабул итә. Дөньяны бәлки матурлык коткара да торгандыр, ләкин кешелекне шәфкатьлелек яшәтә. Бу игелекле шәфкать туташының гомере киләчәктә дә бәхет-шатлыклардан гына торсын.
Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев