Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Кавык кына димәгез

Кавыктан ничек арынырга? Альбина З. Сорауга район үзәк хастаханәсенең табиб-дерматовенерологы Рамил Тимербаев җавап бирә: "Әлеге проблеманы чишүнең дөрес юлларын сайламау, гадәттә, кавыкны юк итәргә тырышуның уңышсыз тәмамлануына китерә. Күпләр кавыктан арынырга моның өчен каралган махсус шампуньнар ярдәм итә дип уйлый. Ә чынбарлыкта андый чаралар проблеманы вакытлыча гына юкка чыгара, алар...

Кавыктан ничек арынырга? Альбина З. Сорауга район үзәк хастаханәсенең табиб-дерматовенерологы Рамил Тимербаев җавап бирә: "Әлеге проблеманы чишүнең дөрес юлларын сайламау, гадәттә, кавыкны юк итәргә тырышуның уңышсыз тәмамлануына китерә. Күпләр кавыктан арынырга моның өчен каралган махсус шампуньнар ярдәм итә дип уйлый. Ә чынбарлыкта андый чаралар проблеманы вакытлыча гына юкка чыгара, алар ярдәмендә кимчелекне бөтенләй бетерүгә ирешеп булмый. Кавыктан тулысынча котылу өчен, иң беренче чиратта, организмдагы балансны бозуга китерүче сәбәпләрне ачыкларга кирәк, бары шуннан соң гына уңышка ирешергә мөмкин булачак. Кавыкны бетерү өчен дөрес сайланган чаралар ярдәмендә чәчләрне даими рәвештә тәрбияләү, ял һәм яхшы туклану кирәк. Комплекслы дәвалау чарасы буларак, составында алоэ согы, чәй агачы мае булган төрле төнәтмәләр, лосьоннар, чайкау чаралары кулланырга була. Диета да кавыкны дәвалауда мөһим элемент санала. Күбрәк В, В6 витаминнарына, аларның дару препаратларына бай булган продуктлар кулланырга тырышыгыз. Шикәр һәм терлек майлары куллануны чикләгез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев