Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Гриппны "көтәбез"

Район күләмендә ОРВИ һәм ОРЗ белән авыручылар саны арта бара. Профилактика чараларын күрү өчен, федераль бюджет хисабына гриппка каршы Мамадышка "Гриппол+" дип исемләнгән 1000 доза вакцина кайтартылды. Гомумән, 7400 доза вакцияна ясау ниятләнә. Шуларның 3200е-балаларга. Ә олы яшьтәге шәһәрдәшләребезгә "Гриппол" вакцинасы билгеләнгән. "Иң беренче чиратта вакцина 3-6 яшьлек балаларга, мәктәп...

Район күләмендә ОРВИ һәм ОРЗ белән авыручылар саны арта бара. Профилактика чараларын күрү өчен, федераль бюджет хисабына гриппка каршы Мамадышка "Гриппол+" дип исемләнгән 1000 доза вакцина кайтартылды. Гомумән, 7400 доза вакцияна ясау ниятләнә. Шуларның 3200е-балаларга. Ә олы яшьтәге шәһәрдәшләребезгә "Гриппол" вакцинасы билгеләнгән. "Иң беренче чиратта вакцина 3-6 яшьлек балаларга, мәктәп укучыларына ясалачак. Һәм әлеге процедураны яңа елга кадәр үтәргә кирәк. Иң мөһиме - прививка ясатканнар арасында андый авырулар уртача 6-10 тапкырга азрак йога, грипп җиңелрәк уза һәм кыйммәтле препаратлар таләп ителми. Вакцинация кеше организмын 4-5 ай дәвамында ОРВИ, грипп кебек авыруларга каршы торырга, иммунитетын ныгытырга ярдәм итә",-диде район үзәк хастаханәсе эпидимиологы ярдәмчесе Зөлфия Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X