Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Дөрес туклану–сәламәтлеккә юл

"Минем биш яшьлек улым баллы әйберләр ярата. Туклану режимы да борчу тудыра. Бу аның сәламәтлегенә зыян китермәсме? Гөлнур" Сорауга район үзәк хастаханәсе табибә-педиатры Гөлназ Гәрәева җавап бирә: күпчелек балаларның тукланулары диетологларның таләпләренә тулысынча җавап бирми. Аларның рационында зур күләмдә май, шикәр, тоз өстенлек итә, ә җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм крахмаллы углеводларга...

"Минем биш яшьлек улым баллы әйберләр ярата. Туклану режимы да борчу тудыра. Бу аның сәламәтлегенә зыян китермәсме? Гөлнур"

Сорауга район үзәк хастаханәсе табибә-педиатры Гөлназ Гәрәева җавап бирә: күпчелек балаларның тукланулары диетологларның таләпләренә тулысынча җавап бирми. Аларның рационында зур күләмдә май, шикәр, тоз өстенлек итә, ә җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм крахмаллы углеводларга урын аз бирелә. Көйләнмәгән диета, пассив тормыш рәвеше алып бару - балаларның артык симерүләренә китерүче факторлар. Бу соңгы елларда эпидемиягә әверелә бара. Симезлек икенче тип диабет, йөрәк-кан әйләнеше авырулары, рак һәм башка авыр чирләрнең үсүенә китерергә мөмкин. Балаларның рациональ башлангычлары әле начар үскән, ашау һәм эчү "тәмле-классно-төртмәле" өчлегенә кайтып кала. Дөрес, аларның тәм-томнарга мөнәсәбәтләрен тәрбияләргә, мөмкин кадәр күбрәк аларга карата тартылу көчен киметергә кирәк. Сәламәт туклану баланың гармонияле үсешендә әһәмиятле роль уйнамыйча калмый. Шуңа күрә режимга, ашауның төрлелегенә игътибарны арттыру комачау итмәс. Көн саен меню ясагыз. Аңарда җиләк-җимешләр зур өлешне алып торырга тиеш. Бала бер үк вакытта ашасын, моның өчен гаиләгездә уңай шартлар тудырылган булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X