Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Алар безгә бик кирәк

Авылыбыздагы табиб амбулаториясе хезмәткәрләренең эшчәнлегенә сокланам. Тик алар хезмәтенә аз түләнү генә күңелемә тынгы бирми. Минем хатымны җитәкчелек укып, игътибарга алсын иде. Кама урманчылыгына без 2007 елда Яр Чаллыдан күчтек. Моңа кадәр бирегә кунакка кайткалый идек, бу якларның табигате, чисталыгы күңелгә хуш килә. Ирем белән бөтенләйгә шушында күчәргә карар кылдык....

Авылыбыздагы табиб амбулаториясе хезмәткәрләренең эшчәнлегенә сокланам. Тик алар хезмәтенә аз түләнү генә күңелемә тынгы бирми. Минем хатымны җитәкчелек укып, игътибарга алсын иде.

Кама урманчылыгына без 2007 елда Яр Чаллыдан күчтек. Моңа кадәр бирегә кунакка кайткалый идек, бу якларның табигате, чисталыгы күңелгә хуш килә. Ирем белән бөтенләйгә шушында күчәргә карар кылдык. 10 еллык ревматоид полиартрит һәм диабет авырулары "стажы" булганлыктан, кайтуга амбулаториягә мөрәҗәгать иттем. Табигать шартлары шулай уңайдырмы, табибларның мөнәсәбәте нәтиҗәсе булдымы, белмим, сәламәтлегем күпкә яхшырды. Узган ел август аенда физкабинетта эшләүче шәфкать туташы пенсиягә чыкты да, физкабинет ябылды. Сәбәпләре җитди булды шул. Хезмәт хакы түбән-ул 0,5 ставкада гына иде. Ә мондый эшкә яшьләрнең киләсе килми. Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиевның тырышлыклары белән безнең физкабинетны яңадан ачтылар. Тик яңадан шул ук пенсиядәге ханымны эшкә чыгарга күндерделәр. Бу, билгеле, бик җиңел бирелмәде. Физкабинетның берникадәр вакыт эшләми торуына карап кына пациентлар саны кимеми бит. Шуларны булса да искә алып, әлеге вазыйфада эшләүченең ставкасын арттырып булмый микән? Шәфкать туташы Валентина Павловна һәр авыруга шулхәтле игътибарлы. Һәр мөрәҗәгать итүчене кабул итәргә өлгерер өчен хәтта эш сәгатеннән соң калып эшләргә дә кыенсынып тормый. Көндезге стационарда да шул ук хәлләр: шәфкать туташы үзе генә, 0,5 ставкага эшли. Ни генә булмасын, белгечләрнең эш сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел. Медицина хезмәткәрләренә авыруларга күрсәткән игътибарлыклары, яхшы, җылы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт укыйбыз. Гомуми практика табибы Светлана Ивановна Хөсниевага да ихтирамым, рәхмәт хисләрем чиксез. Аның дәваларыннан тәнем сихәтләнә, үземне күпкә яхшырак хис итә башлыйм. Үз эшенең чын остасы ул, игътибар белән тыңлый, вакытында тиешле юнәлештә дәвалануны билгели, киңәшләрен бирә. Төбәгебездә хезмәт куючы медикларның үз эшләренә шулай җаваплы карауларын, аларның авыруларга кирәклеген истә тотып, минем алда әйтелгән үтенечләремә колак салсыннар да, бездәге белгечләрнең эш шартларын тагын да камилләштерсеннән иде дигән изге теләкләрдә калам.

Татьяна Кантамирова. Кама урман хуҗалыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X