Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Юллар канунга җавап бирми

Район прокуратурасы тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы закончалык таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Аның барышында Мамадыш шәһәрендә юлларның тиешле таләпләргә җавап бирмәгәнлеге ачыкланды. Бигрәк тә Пугачев, Тукай, Ленин урамнарында асфальт түшәүдә кимчелекләр барланды. Давыдов, Ленин урамнарындагы автобус тукталышларында "Зебра"һәм "Место остановки автобуса", "Пешеходный переход" дигән махсус юл билгеләре юк. Давыдов һәм Заводская...

Район прокуратурасы тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы закончалык таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Аның барышында Мамадыш шәһәрендә юлларның тиешле таләпләргә җавап бирмәгәнлеге ачыкланды. Бигрәк тә Пугачев, Тукай, Ленин урамнарында асфальт түшәүдә кимчелекләр барланды. Давыдов, Ленин урамнарындагы автобус тукталышларында "Зебра"һәм "Место остановки автобуса", "Пешеходный переход" дигән махсус юл билгеләре юк. Давыдов һәм Заводская урамнары кисешкән урындагы светофорның төзек булмавы билгеле булды. Әлеге кимчелекләрне бетерү максатында, район прокуратурасы Мамадыш район судына барланган кимчелекләрне бетерү юлы белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә Мамадыш шәһәр башкарма комитетын мәҗбүриләү турында 18 иск гаризасы җибәрде. Бүгенге көндә алар карала.

Нияз Сәйфетдинов, район прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X