Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Шартлы булса да, саклык кирәк

Шартлы рәвештә хөкемгә тартканда, суд кешегә сынау вакыты билгели. Җавапка тартылучы шул вакыт эчендә үзенең ялгышуын исбатларга тиеш. Моның өчен ул эшкә урнашырга; күзәтчелек итүче махсуслаштырылган органны кисәтмичә яшәү урынын үзгәртмәскә; теркәүгә килергә тиеш. Кызганычка каршы, хөкем ителгәннәр арасында әлеге бурычларны үтәмәү сынау срогының озынаюына, өстәмә бурычлар өстәлүгә китерүен һәм...

Шартлы рәвештә хөкемгә тартканда, суд кешегә сынау вакыты билгели. Җавапка тартылучы шул вакыт эчендә үзенең ялгышуын исбатларга тиеш.

Моның өчен ул эшкә урнашырга; күзәтчелек итүче махсуслаштырылган органны кисәтмичә яшәү урынын үзгәртмәскә; теркәүгә килергә тиеш. Кызганычка каршы, хөкем ителгәннәр арасында әлеге бурычларны үтәмәү сынау срогының озынаюына, өстәмә бурычлар өстәлүгә китерүен һәм шартлы хөкемнең реаль вакытка әверелергә мөмкинлеген аңлап бетермиләр. Тугыз авылында яшәүче гражданин Г. узган елның 29нчы ноябрендә Мамадыш районы суды тарафыннан ике елга сынау шарты белән хөкемгә тартыла. Шушы вакыт эчендә аңа эшкә урнашырга, яшәү урынын үзгәртмәскә һәм даими төстә теркәүгә килергә йөкләмә куела. Моны җинаять-башкарма кодексының 188нче маддәсе нигезендә хөкем җәзасын үтәүчеләр инспекция каршында кылган гамәлләре турында отчет тотарга, үзләренә йөкләнгән бурычларны бер карусыз үтәргә тиешләр. Әмма ул боларны үтәүдән баш тарта. Һәрвакытта да "эшләмим", "теләмим" дип җавап бирә. Агымдагы елның 25нче апрелендә Мамадыш районы суды карары нигезендә аның сынау срогы бетерелә һәм ул ике елын колония-поселениедә үткәрәчәк. Карар 10нчы майдан көченә керде. Төзәтү һәм яңадан тәрбияләү - филиал хезмәткәрләренең төп бурычлары. Ә тәртип саклау һәм җәза шартларын үтәү хөкемгә тартылганнар җаваплылыгында. Таләпләрне үтәмәү аяныч хәлләргә китерергә мөмкин.

Марина Галанова, Мамадыш районы буенча РФнең ФКУ УИИ УФСИН филиалы начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев