Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Наркоман машина йөртә алмый

Район прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге закончалык нигезендә медицина учреждениеләрендә "наркомания" диагнозы белән исәптә торучыларның транспорт чараларын йөртүләрен тыю үтәлешен тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында 1987 елгы Владимир Чершинцевның, 2009 елның 29нчы маенда Алабуга ЮХИДИ бүлеге тарафыннан бирелгән таныклык нигезендә, транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукы барлыгы ачыкланды. В.Чершинцев...

Район прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге закончалык нигезендә медицина учреждениеләрендә "наркомания" диагнозы белән исәптә торучыларның транспорт чараларын йөртүләрен тыю үтәлешен тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында 1987 елгы Владимир Чершинцевның, 2009 елның 29нчы маенда Алабуга ЮХИДИ бүлеге тарафыннан бирелгән таныклык нигезендә, транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукы барлыгы ачыкланды. В.Чершинцев 2009 елның 11нче сентябреннән Мамадыш район үзәк хастаханәсендә табиб-наркологта "Марихуана куллану нәтиҗәсендә психика һәм тәртип бозылу, каннабиоид наркомания" диагнозы белән исәптә тора. Хастаханә нәтиҗәләре нигезендә, Чершинцев автотранспорт чаралары белән идарә итә алмый. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "РФнең "1993 елның 28нче апрелендәге 377нче санлы психиатр ярдәме һәм гражданнарның хокукларына гарантияләр турындагы" Законын тормышка ашыру турындагы" карары нигезендә, әлеге гражданинга транспорт чаралары белән идарә итүгә медицина каршылыгы күрсәтелә. Наркотик матдәләр куллану нәтиҗәсендә авыру булу сәбәпле, аның автотранспорт чарасы белән идарә итүе юл-транспорт һәлакәте китереп чыгару, гражданнарның тормышларына һәм сәламәтлекләренә зыян салу куркынычын тудыра. Алда күрсәтелгән гамәлләр район прокурорын җавап тотучының транспорт чарасы белән идарә итү хокукын туктату турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте. Мамадыш район суды карары нигезендә, район прокурорының дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

Алмаз Сафин, район прокуроры ярдәмчесе, беренче класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев