Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Көпә-көндез алдыйлар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге алдарларга карата профилактик чараларны тагын күпләп үткәрә башлады. Узган ел Татарстанда мошенниклыкның-1873, ә быел ел башыннан 571 очрагы теркәлгән. 29нчы май һәм 3нче июнь көннәрендә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә ике пенсионер телефон аша сөйләшү корбаны булдылар. Алдакчылар, телефон аша шалтыратып, якыныгыз...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге алдарларга карата профилактик чараларны тагын күпләп үткәрә башлады. Узган ел Татарстанда мошенниклыкның-1873, ә быел ел башыннан 571 очрагы теркәлгән. 29нчы май һәм 3нче июнь көннәрендә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә ике пенсионер телефон аша сөйләшү корбаны булдылар. Алдакчылар, телефон аша шалтыратып, якыныгыз юл-транспорт һәлакәтенә очраган, җинаять кылган яки тоткынлыкка төшкән, дигән хәбәр җиткерәләр, аларны коткару өчен тиз арада ниндидер счетка акча салырга яки билгеле кешегә илтеп бирергә кушалар. Банк карточкасы белән бәйле җинаятьләр дә ешайган. Россия Саклык банкы хезмәткәрләре аңлатуынча, банк беркайчан да клиентка шалтыратмый. Берәр сорау туа калса, турыдан-туры банкның үзенә шалтыратып яки барып белешергә кирәк. Алдакчы риэлторлар да күбәйгән. Интернет челтәре сайтларында да сату-алу турында ялган белдерүләр тулып ашкан. Блиц-күчерү юлы белән күчерелгән акчаңнан колак кагуың бик тиз. Алдарлар остарганнан-остара бара, кеше психикасына тәэсир итүнең яңа алымнарын кулланып кына тора, алар төркемләп тә эш итәләр. Мошенниклар тозагына эләккән каза күрүче үзен дә гаепле санап, органнарга мөрәҗәгать итәргә ашыкмый. Телефон аша ялган шаһитләр, арадашчылар аша эш итәләр. Шул сәбәпле җинаятьчеләрне тоту кыенлаша. Телефон мошенниклары тозагына төшмәү өчен нишләргә: 1.Серле шалтыратуларга ышанмагыз. 2. Ни дә булса отуыгыз турында SMS-хәбәрләргә исегез китмәсен. 3. Билгесез номер сезгә яңадан үзенә шалтыратуны сораса, игътибар итмәгез. Сезнең счеттан автомат рәвештә акча салдырулары мөмкин. 4. Балаларга чит кешеләр белән телефоннан сөйләшергә, адресны әйтергә ярамаганын яхшылап аңлатыгыз. 5.Банк карточкагыз блокировкалана калса, "оператор"лар белән сөйләшкәндә карточкагызның пароль һәм реквизитларын, шәхси мәгълүматларны хәбәр итә күрмәгез. Кыен хәлдә калучыларга безнең ышаныч телефоннары: 3-14-65, 02.

Римма Багманова, бүлек юрисконсульты, эчке эшләр майоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев