Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

КОНКУРС СТАРТ АЛДЫ

"Массакүләм чаралары - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен" исеме астында узучы әлеге чара газетабыз укучылары арасында ел буе барачак. Аның максаты-киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларына җәлеп итү, массакүләм чараларында киң яктыртуда актив катнашканнарны барлау, иң яхшы эшләрне билгеләп үтү. Конкурсны Мамадыш районы буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе "ТАТМЕДИА" ААҖнең...

"Массакүләм чаралары - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен" исеме астында узучы әлеге чара газетабыз укучылары арасында ел буе барачак. Аның максаты-киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларына җәлеп итү, массакүләм чараларында киң яктыртуда актив катнашканнарны барлау, иң яхшы эшләрне билгеләп үтү. Конкурсны Мамадыш районы буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат" филиалы, ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" филиаллары белән берлектә үткәрә. Газета, радио-телевидениедә балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү; ЮХИДИнең алдынгы эш тәҗрибәсе, аның дәүләт органнары, җәмәгать оешмалары белән үзара эшчәнлеге; эшчәнлекләре ЮХИДИ белән бәйләнгән шәхесләр турындагы; ЮХИДИ подразделениеләре эшчәнлегенә кагылышлы материаллар; юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган социаль реклама киң яктыртылачак. Язгы каникуллар чорында районыбыз мәктәпләрендә әлеге проблемага кагылышлы күп кенә чаралар үткәреләчәк. Бу эш башланды инде. Конкурсның нигезләмәсе белән газетабызның сайтында: www.mamadysh-rt.ru "Кеше һәм закон" бүлегендә җентекләбрәк таныша аласыз. Җиңүчеләрне бүләк көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X