Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Иминияттә үзгәрешләр

Производствода бәхетсезлек очракларыннан страховкалау турындагы законга үзгәрешләр керде. Узган елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән "Производствода бәхетсез очраклардан һәм профессиональ авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турындагы" федераль законның 17 һәм 22нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турындагы" 300-ФЗ санлы канун агымдагы елның 1нче гыйнварыннан гамәли көчкә ия булды. Аның нигезендә хезмәтне саклау таләпләрен үтәгән...

Производствода бәхетсезлек очракларыннан страховкалау турындагы законга үзгәрешләр керде. Узган елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән "Производствода бәхетсез очраклардан һәм профессиональ авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турындагы" федераль законның 17 һәм 22нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турындагы" 300-ФЗ санлы канун агымдагы елның 1нче гыйнварыннан гамәли көчкә ия булды. Аның нигезендә хезмәтне саклау таләпләрен үтәгән эш бирүчеләрне икътисадый яктан кызыксындыру чаралары эшләнде. Хәзер аларга хезмәт шартлары буенча эш урыннарын аттестацияләү һәм даими төстә хезмәткәрләренең медицина тикшеренүе турындагы мәгълүматларны Россия Федерациясе Социаль страховкалау фондына хәбәр итү бурычы йөкләнде. Иминият тарифына ташлама, яисә өстәмә өч елгы эш нәтиҗәләре буенча каралачак. Моңа чаклы ул узган бер елга карап билгеләнә иде. Үлем белән бәйләнешле страховой очрагы теркәлә икән, ташланма каралмый. Материалларны район прокуроры урынбасары Линар Әкскаров әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев