Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Чирен яшергән үлгән

Мамадыш районы прокуратурасы тарафыннан туберкулезны таратуны кисәтү закончалыгының үтәлеше тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Мамадыш шәһәрендә туберкулезның йогышлы формасы белән интегеп тә, тиешле даими дәвалану үтмәүчеләр барлыгы ачыкланды. АЛМАЗ САФИН, район прокуроры ярдәмчесе, беренче класслы юрист РФ Конституциясенең 41нче маддәсе нигезендә, һәркем сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хаклы, дәүләт һәм муниципаль...

Мамадыш районы прокуратурасы тарафыннан туберкулезны таратуны кисәтү закончалыгының үтәлеше тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Мамадыш шәһәрендә туберкулезның йогышлы формасы белән интегеп тә, тиешле даими дәвалану үтмәүчеләр барлыгы ачыкланды.

АЛМАЗ САФИН,
район прокуроры ярдәмчесе, беренче класслы юрист
РФ Конституциясенең 41нче маддәсе нигезендә, һәркем сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хаклы, дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина ярдәме гражданнарга тиешле бюджет, иминият взнослары һәм башка чаралар хисабына бушлай күрсәтелә. 2001 елның 18нче июнендәге 77-ФЗ санлы "РФдә туберкулезны таратуны кисәтү турындагы" Федераль законның 10нчы маддәсендәге 2нче бүлек нигезендә, туберкулезның йогышлы формасы белән авыручы санитар-эпидемиягә каршы режимны еш бозучылар, шулай ук туберкулезны ачыклау яисә дәвалау максаты белән күзәтү үтүдән аңлы рәвештә качып йөрүчеләр суд карарлары белән тикшерүләр үткәрү өчен махсус туберкулезга каршы оешмаларга җибәреләләр.
Тикшерү барышында Р.Р.Шакировның Мамадыш район үзәк хастаханәсендә ике як бөерләрендә дә казеозик пневмония (ике бөерендә дә таркалуга илтүче инфильтратив туберкулез, авыр форма) диагнозы белән исәптә торуы ачыкланды. 2011 елның 28нче апрелендә "Казан туберкулез хастаханәсе"нә исәпкә куелган. Дәваланудан баш тарта. Р.Р.Шакиров туберкулезның авыр формасы белән авырый һәм әйләнә-тирәдәгеләргә авыру йоктыру куркынычын тудыра. Район үзәк хастаханәсе чакыртуларына җавап бирми, дәваланудан ирекле рәвештә баш тарта.
Алда күрсәтелгән хәлләр район прокурорын Мамадыш район судына Р.Р.Шакировны туберкулез диспансерына мәҗбүри госпитальләштерү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.
Мамадыш район суды карары белән район прокурорының таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев