Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бар да прокурор күзәтүендә

Район прокуроры Илсур Габдрахманов балаларның җәйге ялын оештырудан бик үк канәгать булмавын белдерде. Кимчелекләр турында ул шушы көннәрдә үткән киңәшмәдә искәртте. Район прокуроры каршындагы эш төркеменең чираттагы утырышында төп игътибар җәйге каникулларда балаларның ялын оештыру, аз керемле, күп балалы гаиләләрне һәм ятимнәрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә юнәлтелде. Торакны исәпкә...

Район прокуроры Илсур Габдрахманов балаларның җәйге ялын оештырудан бик үк канәгать булмавын белдерде. Кимчелекләр турында ул шушы көннәрдә үткән киңәшмәдә искәртте. Район прокуроры каршындагы эш төркеменең чираттагы утырышында төп игътибар җәйге каникулларда балаларның ялын оештыру, аз керемле, күп балалы гаиләләрне һәм ятимнәрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә юнәлтелде. Торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Ольга Потеряхина чыгышыннан күренгәнчә, 2011 елда 7 ятим бала фатир алган булган, агымдагы ел башыннан 3 балага бирелгән. Якын араларда тагын өч ятимгә сертификатлар тапшырылачак. Гомумән, ел ахырына кадәр торакка ия булучылар саны 9га җитәр дип фаразлана. Ә күп балалы гаиләләрнең әле берсенә генә дә мондый бәхет елмаймаган. Инвалидлар арасында да 2012 елда фатир алучылар юк, гәрчә андыйларның саны 300дән артык булса да. Прокуратура вәкилләре әлеге категорияләргә керүчеләргә торак бүлеп бирү мәсьәләсенә аеруча игътибарлы булырга һәм бу юнәлештәге эшчәнлекне көчәйтергә киңәш бирде. Алар тарафыннан җәйге ялны оештыру өлкәсендә дә җитешсезлекләр билгеләнде. Мәктәп яны лагерьларында-890, хезмәт һәм ял лагерьларында-300, "Кама"да-173, "Йолдызлы десант"та-75, "Яшь гвардия"дә-180, "Хан Кирмән"дә 30 райондашыбыз ял иткән булуы яхшы күрсәткеч. Тик балаларны тукландыру менюлары, китерелгән продуктларның сыйфаты турында тиешле документлар булмау кебек кимчелекләр инде беренче ел гына кабатланмый. Алар кичекмәстән бетерелергә тиеш. Бу уңайдан яңа уку елы башында белгечләр белән семинар-киңәшмә үткәрү тәкъдиме кертелде. Ял чараларына авыр хәлле балаларны җәлеп итү мәсьәләсе дә тиешле дәрәҗәдә куелмаган. "Яхшы гаиләдә яшәүче баланың ялын әти-әнисе дә кызыклы итеп оештыра ала. Аларның мөмкинлекләре бар. Ә аз керемле, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр лагерьга да бармагач, бүтәнчә ничек ял итсен?",-дип, ризасызлыгын белдерде прокурор урынбасары Әлфия Корчагина. "Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә, подразделениедә исәптә торучылар килмәгәнлектән буш урыннарны спортчылар белән тутыру-тиешле органнарның эшләмәве нәтиҗәсе",-диде прокурор Илсур Габдрахманов. Балаларның ялы ничек үтүе белән кызыксыну максатыннан, шушы араларда "Берсут" лагерында да булып кайтачаклар. Моннан тыш, прокуратура уку елы башлану белән, районның һәр мәктәбендә күпме баланың нинди урыннарда ял иткәнлеге турында мәгълүмат әзерләргә киңәш бирде. Бу педагогик коллективларга киләсе елның җәйге ялын оештырганда уйланырга җирлек булачак. Балаларына алимент түләүдән качып йөрүче әти-әниләрнең күп булуы да борчуга сала. Бүгенге көндә аларның бер миллион сумга якын бурычлары бар, арада 25 гражданин федераль эзләүгә куелган. Суд приставларына бу өлкәдәге эшчәнлекне тагын да көчәйтергә әмер бирелде.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X