Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ашату белән шаярмыйлар

Район прокуратурасына имзасыз гариза керде. Анда "Одуванчик" балалар бакчасында ашатуны һәм медицина профилактик эшне оештыруда кимчелекләр булуы турында язылган иде. Әлфия Корчагина, район прокуроры урынбасары Бзнең "Ропотребнадзор" идарәсенең Мамадыш шәһәрендә һәм районында Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге белгечләре белән үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча биредә ашауны оештырганда санитария-эпидемиологик таләпләрнең үтәлмәве ачыкланды....

Район прокуратурасына имзасыз гариза керде. Анда "Одуванчик" балалар бакчасында ашатуны һәм медицина профилактик эшне оештыруда кимчелекләр булуы турында язылган иде.

Әлфия Корчагина,
район прокуроры урынбасары
Бзнең "Ропотребнадзор" идарәсенең Мамадыш шәһәрендә һәм районында Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге белгечләре белән үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча биредә ашауны оештырганда санитария-эпидемиологик таләпләрнең үтәлмәве ачыкланды. 52-ФЗ санлы "Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турындагы" законның 28нче маддәсе, СанПиНың 2.4.1.2660-10 "Мәктәпкәчә яшьтәге оешмаларда эш режимын төзү, тоту һәм оештыру" таләпләре үтәлмәү нәтиҗәсендә, көндәлек менюда ата-аналарга ашату турындагы мәгълүмат ирештерү өчен икенче иртәнге ашау күрсәтелмәгән. Унике сәгатьле режимына күчкәндә "кичке аш" "ныгытылган кичке аш" сүзе белән алыштырылмаган. Дөрес, балалар икенче иртәнге ашны сәгать 10да алалар. Март аенда уздырылган тикшерүләр күрсәткәнчә, сабыйларга җиләк-җимеш яисә алардан ясалган сок бирелә. Ә инде 12 сәгатьле эш режимында ашатуның энергетик кыйммәтләре түбәндәгечә булырга тиеш: иртәнге аш - 20, икенчесе - 5, төшке аш - 35, ныгытылган кичке аш 30-35 процент. Шул ук вакытта менюда файдаланыла торган блюдоларның һәм кулинария әйберләренең рецептурасына сылтама күрсәтелмәгән. Ашатуның калорийлыгы да үтәлми.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 1нче санлы "Одуванчик" балалар бакчасы мөдиренә карата РФ КоАПның 6.6 маддәсе нигезендә административ хокук бозу турындагы производство кузгатылды. Ә менә сәламәтләндерү эшенең торышы ягыннан закон бозылуга юл куелмаганлыгы ачыкланды. Балаларның йөрүләренә килгәндә, агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында ул 90 процент тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев