Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Аракы эчеп үлделәр

Фальсификацияләнгән аракы сату буенча Татарстанда агымдагы елда 52 җинаять эше кузгатылган. Мондый аракы күбрәк шәхси хуҗалыклар аша сатыла. 2012нче елда өйләрендә законсыз рәвештә кырын эш белән шөгыльләнеп, составында алкоголь булган сыеклык саткан өчен, ике райондашыбызның эше Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде һәм алар ТРның "Административ хокук бозулар турында" Законының 2.8нче...

Фальсификацияләнгән аракы сату буенча Татарстанда агымдагы елда 52 җинаять эше кузгатылган. Мондый аракы күбрәк шәхси хуҗалыклар аша сатыла. 2012нче елда өйләрендә законсыз рәвештә кырын эш белән шөгыльләнеп, составында алкоголь булган сыеклык саткан өчен, ике райондашыбызның эше Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде һәм алар ТРның "Административ хокук бозулар турында" Законының 2.8нче маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Агымдагы елның 17нче мартында һәм 7нче апрелендә Әҗмәк һәм Чия башы авылларында яшәүче гражданнарның өйләрендә көмешкә ясап сату фактлары мәгълүм булды. Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен, РФ КоАПының 14.16, 14.2 маддәләре буенча шәһәр һәм авылларда 28 кибетче җаваплылыкка тартылды. Аларга 3000 сум күләмендә штраф салынды. Ел башыннан бирле Югары Козгынчы, Көек-Ерыкса авылларыннан, Новый поселогыннан, Мамадыш шәһәреннән 8 граждан суррогат аракы белән агуланып район үзәк хастаханәсенә китерелгән. Метил һәм этил спирты белән агуланып 4 кеше җан тәслим кылган.

РИММА БАГМАНОВА,

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигының матбугат эшләре буенча ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев