Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Әйдәп баручылар

Кыр эшләрендә катнашучы районыбыз механизаторлары арасында Фәрит Галәветдинов беренче урында баруын дәвам итә. Тулбай авылында гомер кичерүче Фәритнең иңнәрендә утыз ике еллык механизатор хезмәте инде. Башта сигез ел машинада эшләгән булган. Аннан соң "ДТ-75" тракторына утыра. "Иң көйсезе-"Т-4" тракторы булды. Көн саен көйләп, майлап торырга кирәк иде,"-дип искә ала ул...

Кыр эшләрендә катнашучы районыбыз механизаторлары арасында Фәрит Галәветдинов беренче урында баруын дәвам итә. Тулбай авылында гомер кичерүче Фәритнең иңнәрендә утыз ике еллык механизатор хезмәте инде. Башта сигез ел машинада эшләгән булган. Аннан соң "ДТ-75" тракторына утыра. "Иң көйсезе-"Т-4" тракторы булды. Көн саен көйләп, майлап торырга кирәк иде,"-дип искә ала ул вакытларны Фәрит Галәветдинов. Соңгы елларда аңа "МТЗ-1221" тракторын тапшырганнар. Быел "Тәкәнеш" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсе язгы кыр эшләренә 19нчы апрельдә керешкән булган. Фәрит эшне ашлама кертүдән башлап җибәрә. Дүртенче майга, ягъни ике атнада барысы 37,9 норма-смена-өч кешелек эш башкарырга өлгергән ул. Бу-350 гектар күпьеллыкларны һәм уҗымнарны тырмалаган, 863 гектарда тукландырган, 201 гектар культивация ясаган, дигән сүз. Бер көн тоташтан яңгыр коеп эштән бүлеп торды әле. "Иртәнге биш тулганчы өйдән чыгып китәм. Караңгы төшмичә туктамыйм. Басу безнең канга сеңгән инде ул. Үземнең бакчам кебек эшкәртәм. Басуда сөенә-сөенә эшлим,"-ди игенче. Ике ел элек язгы кыр эшләрендә агрофирма буенча беренче урынны яулаган булган. Моның өчен аны Сабан туй бәйрәмендә ат белән бүләкләгәннәр. Бүгенге көндә Фәрит Галәветдинов "Рассвет" бүлекчәсе ягындагы 172 гектарлык басуга культивация ясый. Бу эшне төгәлләүгә әлеге участокны чәчәргә дә керешәчәк. "Трудовик" агрофирмасы механизаторы Николай Игнатьев район күләмендә икенче бара. Ул да кыр эшләрендә азау теше чыгарган тракторчы. Елның-елында алдынгылар сафында. Тырыш игенче 210 гектар күпьеллыкларны, 529 гектар уҗымнарны тукландырган, 172 гектар тырмалаган һәм 440 гектар чәчкән. Барысы 36,1 норма-смена эш башкарган. Өченче һәм дүртенче урыннарда да- әлеге агрофирма механизаторлары Наил Хәлитов белән Алексей Коновалов. Алар да тәҗрибәле тракторчылар, вакыт кадерен белеп эшлиләр. "Тәкәнеш" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсеннән Мөбарәкша Хәсәншин 4нче майга-26,8, "Родина" бүлекчәсеннән Рашат Гыйльметдинов-24, "Шакирҗанова" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Айдар Даһретдинов -22,4, "Нократ" агрофирмасының Ямашев исемендәге бүлекчәсеннән Хәбир Һадиуллин-22,3, "Чулпан"нан Рәис Шәйхиев-21,9, "Алга"дан Шәһит Фәйзетдинов-20,3, "Шакирҗанова"дан Гыйлемдар Хәсәнов 20,1 норма-смена эш башкарырга өлгерделәр. "Чулпан" бүлекчәсенең тырыш механизаторы, район маягы Фәрит Галәветдинов. Минневәрис Мингалиев фотосы һәм тексты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X