Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Тәвәккәл таш ярыр

Төгәл бер ел элек үзенең крестьян-фермер хуҗалыгында терлек фермасы төзүгә керешкән Марс Юнысовның эшләре бүген һәркемгә үрнәк итеп күрсәтерлек. Киләчәккә планнары тагын да зурдан. Узган җәйгә кергәндә эшкә тотына ул. 50 баш мөгезле эре терлек сыйдырышлы корпус җиткерелә. Территория әйләндереп алына. Шунда ук административ бина, азык кухнясы сафка бастырыла. Республика...

Төгәл бер ел элек үзенең крестьян-фермер хуҗалыгында терлек фермасы төзүгә керешкән Марс Юнысовның эшләре бүген һәркемгә үрнәк итеп күрсәтерлек. Киләчәккә планнары тагын да зурдан.

Узган җәйгә кергәндә эшкә тотына ул. 50 баш мөгезле эре терлек сыйдырышлы корпус җиткерелә. Территория әйләндереп алына. Шунда ук административ бина, азык кухнясы сафка бастырыла. Республика күләмендә гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү юнәлешендә эшләүче программага кереп, бер миллион сум күләмендә акча алу бу эшләренә тагын да этәргеч бирә. Әзер фермасына үгезләр алып кайтып куя да, максатчан эшен башлап та җибәрә ул. 2002 елдан игенчелек белән шөгыльләнгән булса, хәзер терлекчелекнең дә отышлы тармак булуын ассызыклый. Быел 350 гектар мәйдан биләүче җирләрендә язгы кыр эшләрен уңышлы гына башкарып чыкты, фермасында берсеннән-берсе көр үгезләре күңелне сөендерә. Җәй айларында 50ләп савым сыер да алырга ниятли икән. Эшчәнлеген алга таба киңәйтүнең иң кулай юлларын табарга тырыша тәвәккәл фермер: "Продукцияне үзең әзерләп сату отышлырак бит. Шуңа күрә киләчәктә сөтне үзебездә үк фасовкалап җибәрүне оештыру турында хыялланам". Нинди генә уй-хыяллар белән янып йөрмәсен, һәркайсын тормышка ашырачак Марс Юнысов. Игенчелекнең барлык нечкәлекләрен үзләштерергә өлгергән, терлекчелекне дә ныклап өйрәнеп килә. Һәр тармакта эшләү өчен уңай шартларын булдырган: бүгенге көндә үзенең өч "Беларусь" тракторы, "КамАЗ" машинасы белән "ДОН" комбайны бар, сөтчелек тармагын җәелдереп җибәрү өчен корпусы тулысынча әзер, савым аппаратлары алып кайтып куелган. Хезмәткәрләрнең дә иң уңганнарын, иң тырышларын гына ала икән. "Нинди эшкә куйсаң, һәркайсын җиренә җиткереп башкаручы "киң профильле" Илнур Миңнеханов кебекләрне хөрмәт итәм. Армиядән кайтуга миндә эшли башлаган иде, әле 25 яшьтә генә булуына карамастан, өен дә җиткерде, машинасын да алды, менә дигән гаилә башлыгы да",-дип, үз эшчеләрен дә мактап алды. Эшчеләре әлегә нибары бишәү генә. Тик алга таба эшчәнлеген киңәйтү белән бергә хезмәткәрләр санын тагын да арттырырга, бүгенге көнгә уртача ун мең сум күләмендә булган хезмәт хакларын югарырак күтәрергә аның исәпләре. Мондый максатчан юнәлештә эш алып баручы фермерның хыяллары, һичшиксез, тормышка ашмый калмас. Быелгы район Сабантуенда ул 2011нче ел буенча "Иң яхшы фермер" буларак билгеләп үтелде.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Марс Юнысов кырда эш барышы белән таныша Минневәрис Мингалиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев