Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Табигатькә икеләтә зыян

Үсемлекләрне химик саклау чаралары тирә-як мохит өчен куркыныч икәнлеген истән чыгармыйча, "Россельхознадзор" пестицидлар һәм агу-химикатлар белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен кискен күзәтчелек астында тота. Контроль-күзәтчелек тикшерүләре барышында РФнең пестицидлар һәм агу химикатлары белән сакчыл эш итү өлкәсенә караган закончалыкның бозылу очраклары ачыкланды. Препаратлар җайлаштырылмаган биналарда хуҗалык инвентарьлары, запас частьлар һәм...

Үсемлекләрне химик саклау чаралары тирә-як мохит өчен куркыныч икәнлеген истән чыгармыйча, "Россельхознадзор" пестицидлар һәм агу-химикатлар белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен кискен күзәтчелек астында тота.

Контроль-күзәтчелек тикшерүләре барышында РФнең пестицидлар һәм агу химикатлары белән сакчыл эш итү өлкәсенә караган закончалыкның бозылу очраклары ачыкланды. Препаратлар җайлаштырылмаган биналарда хуҗалык инвентарьлары, запас частьлар һәм башка товар-матди байлыклар белән саклана. Аларга читләр каршылыксыз керә алалар. Агуланган орлыкларны фураж белән бергә саклау очраклары да теркәлде. Складлар өчен пестицидларны һәм агу- химикатларны саклау буенча санитария-эпидемиология беркетмәләре булдырылмаган. Аларны тиешле булмаган температура астында (кышын җылытылмый торган биналарда) саклау очраклары да теркәлде. Минераль ашламалар саклау нормалары һәм шартлары тулысынча үтәлми. Пестицидлардан бушаган савытларны хуҗалык максатларында куллану да "яшерен" куркыныч тудыра. Гадәттә, аларны механизаторларга өләшәләр. Соңгылары исә савытларны колонкаларда, яисә агымсуларда юалар. Ә кайчагында пластмасса канистрларны яндырып юкка чыгаралар. Бу очракта табигатькә икеләтә зыян килә: пестицид парлары, агулы төтен атмосферага эләгә. Кызганычка каршы, складларны зарарсызландыру мөһим проблема булып кала бирә. Күп хуҗалыклар бу эшне химик препаратлар кушылган су эмульсиясе ярдәмендә юуу ысулы белән башкаралар. Нәтиҗәдә, катнашмалар ындыр табаклары территорияләренә агып чыгалар, туфракка эләгеп, аны пычраталар. Агулы катнашманың агымсуларга эләгү куркынычы да арта. Ә андагы суны маллар эчә, кошлар файдалана, ул суларда балалар коена. Моңа җиһазланмаган, химикатлар белән агуланган техниканы да кушсаң? Җөмһүриятебездә склад биналарын фумигацияләү буенча махсус отрядлар эшли. Аларның хезмәтләреннән файдалану комачау итмәс иде. Дөрес, соңгы елларда күзәтү астындагы объектларда пестицидлар һәм агу химикатларын саклауда, алар белән куркынычсыз эш итүдә алга китеш күзәтелә. Шулай булуга карамастан, алда әле эшлиселәр шактый күп.

РӘҮФ ИСМӘГЫЙЛОВ,

ТР буенча "Россельхознадзор идарәсе"нең җир күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X