Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Кышны уйлап, җәйгә керәбез

"Иң арзанлы менә хәзерге көннән июльнең уртасына кадәр җитештерелә. Бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк,"-диде Усалида терлекләрнең җәйләвен оештыруга багышлап үткәрелгән семинар-киңәшмәдә муниципаль район башлыгы урынбасары Алмаз Хисаметдинов. "Семиозерка" җәмгыятенең әлеге лагерена Җиңү бәйрәменнән соң күчкәннәр. Анда алдан әзерлек чаралары күрелгәне күренеп тора. Утарлар һәм сайгаклар яңартылган. Яңа туган бозаулар бүлемнәрен агартканнар....

"Иң арзанлы менә хәзерге көннән июльнең уртасына кадәр җитештерелә. Бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк,"-диде Усалида терлекләрнең җәйләвен оештыруга багышлап үткәрелгән семинар-киңәшмәдә муниципаль район башлыгы урынбасары Алмаз Хисаметдинов.

"Семиозерка" җәмгыятенең әлеге лагерена Җиңү бәйрәменнән соң күчкәннәр. Анда алдан әзерлек чаралары күрелгәне күренеп тора. Утарлар һәм сайгаклар яңартылган. Яңа туган бозаулар бүлемнәрен агартканнар. Көтү яңарту технологы, лаборант өчен бүлемнәр дә бар. Әлеге лагерь озак вакыт терлекчелеккә хезмәт итәчәк әле. Чөнки баганалары-тимердән. Ел саен яңарткалап торырга гына кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймовның сүзләренә караганда, хуҗалыкларыбызда малларның сигез җәйге лагере калган. Маллар аларга шушы араларда күчеп бетәргә тиеш. Барысы өч дистәгә якын көтү оештырылачак.

-Маллар көтүдә яшел үлән ашап кайтсалар да, утарларда салам, коры печән һәм салам булырга тиеш,-диде ул. Ә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрәхимов җәйге эсседә малларны көтүгә кигәвеннәргә каршы препаратлар сиптереп чыгарырга кирәклеген онытмаска чакырды. -Бер сыерга нибары 40 сумлык дару кирәк,-диде ул, кигәвеннәр бимазалап малларның продукцияләрен күбрәк югалтачакларын аңлатып. Алмаз Хисаметдинов сыерларны ясалма орлыкландыруга күчеп бетәргә кирәклеген дә ассызыклап үтте. Җәй көне районда технологларны укыту оештырылачак. Хуҗалыклар җитәкчеләре аларны һәр ферма өчен әзерләргә тиешләр, дигән бурыч куйды ул. Кунаклар Усали җәйге лагерының сөт лабораториясе, көтү яңарту технологы бүлмәсе, тояк авыруларына каршы ясалган ванна белән дә таныштылар. Элек-электән әлеге лагерьда сөт чишмә суында суытыла. Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре алдына хәзердән үк фермалар ремонтын башлау бурычы да куелды семинар- киңәшмәдә. Усали мәдәният йортында терлекчелек буенча апрель ае нәтиҗәләре һәм биш айлык йомгаклар җентекләп анализланды. "Кышлату чорына сыерларны тулысынча ясалма орлыкландыруга күчеп бетү бурычын куябыз,"-диде Алмаз Хисаметдинов. Ветеринария фәннәре кандидаты Радик Сафиуллин ясалма орлыкландыруны оештыру тәртипләре турында сөйләде. Ветеринария табибларына маллар өчен дару үләннәре җыя башларга вакыт җиткәнлеге дә искәртелде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов үзләренең чыгышларында җәйге чорда мөмкин кадәр күбрәк продукция җитештерергә кирәклеген ассызыкладылар.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев