Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Кырларда – гомер юллары

Сабирҗан Мисбахов турында кендекләре белән җиргә береккән чын игенче диләр. Утыз елдан артык инде ул механизатор хезмәтендә. 1983нче елны армиягә киткәнче үк ХХ11 партсъезд исемендәге колхозда өлкән комбайнчы булып эшләргә өлгерә. Илебез алдындагы гражданлык бурычын үтәп кайткач та, бәхетен читтән эзләп вакыт уздырмый. Туган авылында төпләнеп кала. Комбайнчы да, тракторчы...

Сабирҗан Мисбахов турында кендекләре белән җиргә береккән чын игенче диләр.
Утыз елдан артык инде ул механизатор хезмәтендә. 1983нче елны армиягә киткәнче үк ХХ11 партсъезд исемендәге колхозда өлкән комбайнчы булып эшләргә өлгерә. Илебез алдындагы гражданлык бурычын үтәп кайткач та, бәхетен читтән эзләп вакыт уздырмый. Туган авылында төпләнеп кала. Комбайнчы да, тракторчы да булып эшли ул. Һәрвакыт алдынгылар сафында булды. Район газетсында күп тапкырлар мактап язылды. Ике тапкыр язгы чәчүдә катнашкан иде, икесендә дә беренче урынга чыкты. Кыр корабы белән дә беренче урынны алган еллары күп булды игенченең. Менә икенче ел инде ул үзенең шәхси тракторы белән "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенә булыша. Кышкы айларда бульдозер белән эшли. Яз җитүгә чәчүгә чыга. Быел да хуҗалыкта беренчеләрдән булып басуга чәчкеч агрегатын алып чыккан. Башта күпьеллыкларга минераль ашламалар кертүдә булган. Хәзер азык катнашмалары чәчә.
-Караңгы төшкәнче эшлибез. Көн саен кимендә иллешәр гектар чәчеп барабыз, - ди Сабирҗан.
Орлыкларны чәчкечләренә Котдүс Кашапов төяп тора. "Азык-төлек корпорациясендә" чәчү темпын тизләтү өчен, чәчкечләргә орлык төяү механикалаштырылган.
Котдүс ага да гомерен кырларга багышлаган кеше. Аның да иңнәрендә кырык еллык механизатор хезмәте. Ул да күп тапкырлар чәчүдә катнашкан кеше инде. Соңгы елларда, печән өсте җитүгә, пресс-җыйгыч белән чыга. Кышкы айларда терлекчелектә эшли. Узган елгы район Сабан туенда, Усали зонасында иң күп эш башкарган өчен, 50000 сум премиягә лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев