Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Кыр батыры

Николай Игнатьев туган авылыннан күчеп килгәч тә хезмәт юлын "Мамадыш" совхозында дәвам итә. Кызганычка каршы, совхоз инвесторлар кулына күчкәч, биредәге кытыршылыклар күп кенә механизаторларны башка урыннарда эш эзләргә мәҗбүр итә. Николай озак уйлап тормый, яңа гына оешкан "Трудовик" җәмгыятенә килә. Беренче көннәрдән үк ул җитәкчеләрнең һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый. Аңа...

Николай Игнатьев туган авылыннан күчеп килгәч тә хезмәт юлын "Мамадыш" совхозында дәвам итә. Кызганычка каршы, совхоз инвесторлар кулына күчкәч, биредәге кытыршылыклар күп кенә механизаторларны башка урыннарда эш эзләргә мәҗбүр итә. Николай озак уйлап тормый, яңа гына оешкан "Трудовик" җәмгыятенә килә. Беренче көннәрдән үк ул җитәкчеләрнең һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый. Аңа өр-яңа "МТЗ - 1221" көпчәкле тракторын ышанып тапшыралар. Быел сигезенче сезонын эшләсә дә, техникасы һаман да "яшь" әле аның. Ә бит ел дәвамында шактый эшләр башкарырга туры килә. Кышын да тик тормый Николай. Тракторына хезмәт фронты булмаса, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда катнашкан. Быелгы язгы кыр эшләре чорында ул бер шартлы тракторга күчереп исәпләгәндә 628 эталон гектар эш башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев