Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Куллары ятып тора

Фермерлык Шәдче төбәгендә дә тамырларын җибәрде. Гаиләләренең, балаларының тормыш бөтенлеге үз кулларында икәнен аңлап, алар җир җимертеп эшлиләр. Павел Китаев Ямашев исемендәге колхозның алдынгы шоферы иде. Хезмәттәге уңышлары өчен күп тапкырлар бүләкләнде. Рәсеме районның Мактау тактасында да торды. Бүген дә "Вамин"да хезмәт куюын дәвам итә. Шул ук вакытта...фермер да ул....

Фермерлык Шәдче төбәгендә дә тамырларын җибәрде. Гаиләләренең, балаларының тормыш бөтенлеге үз кулларында икәнен аңлап, алар җир җимертеп эшлиләр. Павел Китаев Ямашев исемендәге колхозның алдынгы шоферы иде. Хезмәттәге уңышлары өчен күп тапкырлар бүләкләнде. Рәсеме районның Мактау тактасында да торды. Бүген дә "Вамин"да хезмәт куюын дәвам итә. Шул ук вакытта...фермер да ул. Ике меңенче елны егерме гектар җир алып, фермер хуҗалыгын Шәдче төбәгендә беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Бүген анда бөртеклеләр дә, күпьеллыклар да үстерә. Үзенең комбайны, йөк машинасы бар. Алар белән үз җирендә генә эшләп калмый, башка фермерларга да ярдәмгә бара. Фермерлар бит бик дус халык, үзара аралашып, хәбәрләшеп яшиләр. Берсендә трактор, чәчкеч булса, икенчесендә-комбайн, чакыруга бик тиз барып җитәләр. Бүген Павел Китаев хуҗалыгында унбер баш мөгезле эре терлек тә асрый. Аларның өчесе-савым сыерлар, икесе-тана, икесе-үгезләр, калганнары бозаулар. Узган ел үгезләрен тугызга җиткергән булган. Көн саен утызар литр сөт тапшыралар. Алардан тыш егерме биш дуңгызы (аларның икесе-аналар һәм берсе ата), егермедән артык сарыгы, кош-кортлары да бар әле. Былтыр ярминкәләрдә егерме җиде дуңгыз баласы саткан булган. Бу кадәр малны асрау өчен күпме көч куелганын күзаллавы да авыр. Аларның барысын да ашатырга-эчертергә, асларын чистартырга, тиресләрен бакчага чыгарырга да кирәк бит. Павел белән җәмәгате Елизаветага уллары Руслан да булышып тора. Быел, фермерларга ярдәм итү программасында катнашып, яңа маллар сарае җиткерергә исәпләгәннәр. Утызга ун метрлы итеп күтәрмәкче аны хуҗа. Радик Фәләхов авыл җирлеге тракторы белән фундаментына таш кайтара башлаган инде. Шул рәвешле, авылдагы төрле эшләрдә катнаша әлеге техника. "Шушы араларда гына Ямаш авылы янында халыкка печәнгә җитмеш гектар күпьеллык чәчеп куйдык,"-ди Радик. Павел Китаевның күпләп мал асрауга һәвәслеге яшь чакларыннан ук килә. "Мин армиядән кайткач та күпләп сыер малы тота башлаган идек,"-дип искә ала ул. Нәкъ Павел кебек тәвәккәл ирләр фермерлар булып киттеләр дә. Төрле каршылыклардан курыкмыйлар алар, киләчәккә өмет белән карыйлар. Авылда яңа катлам халык формалаша бүген. Фермерлар дип атала алар.

Минневәрис Мингалиев Юкәче авылы фермеры Павел Китаев. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев