Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Комиссиянең күзе үткен

Урак башланды гына. Кайбер басуларда югалтулар да бар инде. Кырларыбызда игеннәрне урып-җыюның барышын, эшләрнең сыйфатын контрольдә тоту өчен районның иҗтимагый Советы да тартылды. Сишәмбе көнне Совет члены, озак еллар төрле җитәкче вазыйфалар башкарган Әгъзам Низамов, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгълүмат үзәге хезмәткәре Илнур Сафин, район идарәсе консультанты Нәгыйм...

Урак башланды гына. Кайбер басуларда югалтулар да бар инде.

Кырларыбызда игеннәрне урып-җыюның барышын, эшләрнең сыйфатын контрольдә тоту өчен районның иҗтимагый Советы да тартылды. Сишәмбе көнне Совет члены, озак еллар төрле җитәкче вазыйфалар башкарган Әгъзам Низамов, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгълүмат үзәге хезмәткәре Илнур Сафин, район идарәсе консультанты Нәгыйм Нәкыйпов составындагы комиссия Шәдче һәм Тәкәнеш икътисадый зоналарында булды. "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсендә өч комбайн эшли иде. Арышны турыдан суктыралар. Кыр кораблары икмәк ташу өчен транспорт белән тәэмин ителгән. "Бункерларны бушатуда тоткарлыклар булганы юк. Өлгереп баралар,"-диләр комбайнчылар. Уңышның узган елгыдан кимрәк булуы гына борчый игенчеләребезне. Алар хезмәтенә бит суктырып алынган ашлык күләменә карап түләнә. Ямашев исемендәге бүлекчәдә кырга комбайннар чыкмаган иде әле. Алдагы көнне тагын яңгыр коеп узган булган. Арышның орлыкка алачак участокларын билгеләп куйганнар. Ул инде өлгергән, суктыра башларга вакыт җиткән. Басу җилләүгә комбайннарны алып чыгарга вәгъдә итте бүлекчә җитәкчеләре. Комиссия "Вятка" бүлекчәсенең борчак басуында да булды. Аны турыдан суктыруга чыкканнар. Әмма бераз соңгарак калганнар. Югалтулар шактый. Башта урып чыгарга кирәк иде. Әмма борчакны егарга ургычлары булмаган. Шунысы яхшы-комбайннар артыннан ук пресс-җыйгычлар куйганнар. Салам рулоннарын шунда ук ферма янына төяп алып китәләр. Ленин исемендәге бүлекчә дә борчак суктыра. аны башта урган булганнар. "ЖРБ" ургычлары җитми. Шуңа күрә биредә дә борчакны уру белән соңарганнар. Агрофирма җитәкчелегенә киләсе елда бу мәсьләгә игътибарны көчәйтергә кирәк. Эшләрнең барышын чагыштыру өчен комиссия "Тәкәнеш" агрофирмасына да юнәлде. "Родина"да да борчакны башта урып чыкканнар, масса җилләгәч кенә суктырганнар. Югалту-минималь. Басулары чиста. Чөнки вакытында җыеп алганнар. "Чулпан"да 125 гектарлы арыш басуында берьюлы агрофирманың 13 комбайны эшли иде. Алар бер-бер артлы баралар. Төркемне икегә-өчкә бүлеп төрле басуларда эшләтсәң, тагын да яхшырак булыр иде, дигән нәтиҗәгә килде комиссия. Әмма агрофирма белгечләре: "Ашлык ташуга транспорт җитмәячәк,"-диләр. Биредә комбайнчылар түләү шартларыннан канәгать булмауларын белдерделәр. "Бер тонна ашлык суктырган өчен 18 сум 70 тиен түләү-бигрәк юк инде,"-диделәр. Әлеге бүлекчәдәге көзге культуралар беткәч, комбайннар "Маяк" басуларына күчәчәкләр. "Кисәк явып узган яңгырлар җитәкчеләргә дә, белгечләргә дә, комбайнчыларга да уракта эшләрне тизрәк һәм сыйфатлырак оештыруга кисәтү булды. Ашлык быел сөендерми. Булганын тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алырга тырышырга кирәк. Ә моның өчен комбайннарның тик торуына юл куярга ярамый,"-ди сыйфат комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Низамов.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев