Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Кендекләре җиргә береккән

Чәршәмбе көнне "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өлкән белгече Наилә Гарифова "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте комбайнчыларына район премиясен тапшырдылар. Аны берьюлы дүрт комбайнчы алды. Яңгырлар авыл халкын да борчуга салды. Игеннәрне тизрәк җыеп алырга кирәк. Ә алар: "Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт,"-дигәндәй,...

Чәршәмбе көнне "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өлкән белгече Наилә Гарифова "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте комбайнчыларына район премиясен тапшырдылар. Аны берьюлы дүрт комбайнчы алды. Яңгырлар авыл халкын да борчуга салды. Игеннәрне тизрәк җыеп алырга кирәк. Ә алар: "Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт,"-дигәндәй, гел эштән генә бүлеп торалар. Алданрак-җәй челләсендә кирәк иде алар. Ә хәзер үскән ашлык башактан ук коела башлады инде. Икмәк - авыл халкының ризыгы да, хезмәт хакы да, мал азыгы да ул. Үзең эшләгән хуҗалыкта булмаса, читтән сатып алулары бик кыйммәткә төшә. Юрий Кашинның да малае Русланны укытасы бар. Быел унберенче сыйныфны тәмамлады. Укырга Түбән Камага бармакчы. Ә хәзергә анда комбайнчы ярдәмчесе булып йөри. Әйе, дүрт-биш ел туктап торганнан соң, быел яңадан комбайнда эшли башлады ул. Сәүдәхан Хәсәнов пенсиягә чыккач, комбайны бөтенләй таралып бетмәсен дип, "Азык-төлек корпорациясе" җитәкчеләре аны утыртканнар иде. Кыр корабы соңгы елларда уруда гына йөрде. Эшләгәч, сугуда да катнашырга кирәк инде, дип тотынган иде, шактый запас частьлар кирәк булды. Башка комбайннарга кирәк булганда, күп әйберләрен алгалап торганнар икән шул. Җитәкчеләр дә бер генә гозерен дә кире какмадылар. Бөтенесен алып кайтып бирделәр. Һәм менә, шул иске "СК-5-"Нива" комбайны белән, урак башланганнан бирле, хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә дә икенче урында бара инде ул. Биш мең тоннадан артыграк икмәк суктырып озатырга өлгерде. Узган атнада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән туп-туры басуга килеп, кулын кысып, бер юлы биш мең сум премия тапшырып киттеләр. Хуҗалыкларындагы игеннәрнең яртысын гына суктырып алдылар әле. Ул премияләрне тагын да алырга язсын. Үзләрендә дә, бер шартлы тонна ашлык суктырганга икешәр килограмм ашлык бирәчәкләр. Премия дә булачак, диделәр. Сигезенче сыйныфны тәмамлауга ук, күмәк хуҗалыкка эшкә чыгарга туры килгән иде аңа. Олы малай буларак, гаилә башлыгы йөген тарту аның җилкәсенә төште. Ат җигеп эшли башлады. Аннан механизаторлыкка укып кайтып, тракторга утырды. Иске генә иде. Гел карап, майлап, көйләп торгач, артык борчымады. Тырышлыгын күреп, көз җиткәч, комбайнга утырта башладылар аны. Ул елларда да кышын, язын - тракторда эшләп, урак вакытында кыр корабына күчә торган иде. Беренче урыннарга чыккан вакытлары күп булды. Былтыр "Белорусь" тракторында эшләгән иде. Җәй көне "КПЭ" агрегатын сафка бастыруын үтенделәр. Аны да яхшылап ремонтлап, башта күпьеллыклар, кабат азык катнашмалары, аннан соң кукуруз уруда эшләде. Эшләгән кешегә бүген дә авыл җирендә яшәргә була. Хезмәт хакы начар чыкмый. Маллар асрап өстәмә акча эшләргә мөмкин. Сәхаповлар, әнә, уракта берьюлы өчәү катнашалар. Камил абый белән малае Фаил-комбайнда, Наил-үз машинасы белән комбайнчыларга ашау чыгара. Ә бит Фаил-Түбән Сон мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, Наил-Урта Сон мәдәният йорты директоры. Камил абый кебекләр турында: "Кендекләре белән җиргә береккән игенчеләр,"-диләр. Ул да гел алдынгы урынны яулый. Быел да урак башыннан ук беренче урында барды. Алар янында эшләве дә күңелле. "Дустың үзеңнән яхшырак булсын,"-дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев