Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Ипи

Икмәк тагын кыйммәтләнерме? Күп төбәкләрдәге корылык аркасында уңыш аз булыр диләр. "АиФ" газетасы комментарие: РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ашлык уңышы фаразларын чираттагы мәртәбә 80-85 млн тоннага (яз көне 94 млн тонна дип фаразлаганнар иде) кадәр төшерде. Аграр базарның конъюктура институты (ИКАР) аны 77 млн тонна булыр дип исәпли. Моңа төп...

Икмәк тагын кыйммәтләнерме?

Күп төбәкләрдәге корылык аркасында уңыш аз булыр диләр. "АиФ" газетасы комментарие: РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ашлык уңышы фаразларын чираттагы мәртәбә 80-85 млн тоннага (яз көне 94 млн тонна дип фаразлаганнар иде) кадәр төшерде. Аграр базарның конъюктура институты (ИКАР) аны 77 млн тонна булыр дип исәпли. Моңа төп сәбәпче-РФның 16 субъектындагы корылык, аларның дүртесендә хәтта гадәттән тыш режим кертелгән. Корылык Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең планнарын гына бозмый. АКШта да кукуруз һәм соя уңышы түбән. "Шушы сәбәпләр аркасында ашлыкка дөнькүләм бәяләр тарихи максимумга җитте,- ди ИКАР аналитигы Олег Суханов.-Россия дөнья берлегенә кертелү сәбәпле, бездәге бәяләр дә рекорд суга". Бу икмәк бәясендә җитди чагылмас дип ышаныйк. Ашлык җитештерүчеләр калач бәясендәге үз өлешләрен 10 процент кына дип исәпли бит.

Читкә сатмаска

Быел республикада җыеп алынган бөртекле культуралар уңышы бары тик Татарстанның эчке ихтыяҗларын канәгатьләндерергә генә җитәчәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика киңәшмәсендә әйтте. «Быел 3 млн тонна уңыш җыеп алырбыз дип өметләнәбез. Әле ул нәтиҗәгә дә урып-җыю компаниясен тиешенчә оештырган очракта гына ирешә алачакбыз»,-диде министр. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, республикада былтыргыдан калган 500 мең тонна ашлык бар. Моннан тыш, министрны терлек азыгы культуралары уңышы да борчый. Аның әйтүенчә, республикада терлекчелек алга киткәнлектән, мал азыгын бик куп җитештерергә кирәк. «Хәзерге хәл шундый ки, саламның да һәрбер килограммы исәптә булырга тиеш»,-дип искәртте ул. Россиянең күп төбәкләрендә, Татарстан белән чагыштырганда, уңыш мактанырлык түгел, шул исәптән безнең белән чиктәш регионнарда да. Инде бездән икмәк сатып алырга теләк белдерүчеләр дә бар икән. Бу нисбәттән, министр муниципалитет башлыкларына уяу булырга кушты, икмәкне читкә сатарга юл куймауны йөкләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Без әле икмәкне җыеп урнаштырып бетермәдек. 3 млн тонна уңышка да тырышып, югалтуларсыз эшләгән очракта гына ирешәчәкбез, шуңа күрә комбайннар һәм элеваторлар эшчәнлеген тиешенчә оештырырга кирәк»,-диде.

Темп көчәя

"Тәкәнеш" агрофирмасы бөртекле һәм кузаклы культуралар урагында беренче урынга чыкты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 25нче июльгә "Тәкәнеш" агрофирмасында-1519, "Нократ"та-930, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"ндә-391, "АПК "Азык-төлек программасы"нда -230, "Трудовик"та-55, "Передовик"та-10 гектар игеннәр суктырып алынды. Бүген кырларыбызда иллеләп комбайн эшли. Башкалар урак җиткәнен сизми дә калдылар кебек. Көзге бодайлары һәм арышлары булган фермерлар да урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. Быел көзге культураларны суктырып бетергәч, сабан ашлыгы өлгергәнче бераз өзеклек булачак. Үз басуларын алдан суктырып бетергән хуҗалыклар башкаларга да ярдәмгә килә алалар. "Корпорация" комбайннарын "Чулман-Агро"га җибәрергә вәгъдә итә.

Быел да ике еллык

Һәр шартлы баш терлеккә 20,6 шартлы центнер терлек азыклары хәзерләргә өлгерделәр "АПК "Азык-төлек программасы"нда. Бу-800 тонна печән, 6967 тонна сенаж, дигән сүз. Җәмгыятьтә мал азыклары хәзерләү дәвам итә. Тагын бер башка 20шәр шартлы центнер азык туплау мөмкинлекләре бар әле. Шулай итеп, хуҗалык быел да кышлату чорына өч еллык запас белән керәчәк. Чөнки кыштан калган запаслары да шактый. Артык салам һәм печәннәрен генә түгел, сенаж белән силосларын да сатып акча эшләргә мөмкинлекләре бар аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев