Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Эшмәкәрләр берләшә

Быелның 11 аенда шәхси хуҗалыклардан сыр-май комбинатына сөт тапшыру былтыргы дәрәҗәдән 136 тоннага арткан. Һәр сыердан барысы 1183 килограмм сөт җыелган. Халык хәзер малны күбрәк асрый башлады, гаилә фермалары саны да үсте. Түбән Ушмадан шәхси эшмәкәр Равия Гыйниятуллина сөт җыюны бер ярым тапкыр арттыруга ирешкән. Дүсмәт авылында яшәүче Александра Миннеханова...

Быелның 11 аенда шәхси хуҗалыклардан сыр-май комбинатына сөт тапшыру былтыргы дәрәҗәдән 136 тоннага арткан. Һәр сыердан барысы 1183 килограмм сөт җыелган.

Халык хәзер малны күбрәк асрый башлады, гаилә фермалары саны да үсте. Түбән Ушмадан шәхси эшмәкәр Равия Гыйниятуллина сөт җыюны бер ярым тапкыр арттыруга ирешкән. Дүсмәт авылында яшәүче Александра Миннеханова Никифорово, Ишки, Тауиле, Шәмәк, Дүсмәт җирлекләренә хезмәт күрсәтә. Ул сөт тапшыруны 171 тоннага арттырган. Узган елның 11 аенда бер литр продукциясе өчен аңа 9 сум 52 тиен акча хисапланган булса, быел түләү 10 сум 2 тиен тәшкил иткән. Аңа сөтнең майлылыгы да, тыгызлыгы да, аксым микъдары да йогынты ясый. Усали, Албай, Катмыш, Яке, Сон авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтүче Зөлфинә Әкъбәрова ноябрьдә һәр литр продукцияне 11 сум 69 тиеннән тапшыруга иреште. Барысы да кешедән тора дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Газетабызда Урта Кирмәндә халыктан җыелган сөтнең сыйфаты түбән булуы, шуңа күрә түләү дә аз чыгуы турында берничә тапкыр язган идек. Быел биредә башта Арташта, кабат Урта Кирмәндә дә Ришат Абдуллин эшли башлады. "Продукциянең сыйфаты хәзер күпкә яхшырды. Түләү дә күтәрелде,"-дип ассызыклап үтте "Вамин"ның сыр-май комбинаты филиалы директоры Мәкъсүт Әхмәтшин сөт җыючылар белән шушы араларда гына үткәрелгән киңәшмәдә. Алар халыктан җыелган продукциянең сыйфатын да көн саен тикшереп кабул итәләр. Редуктазы төшсә, сөт җыючыларга җиткерәләр. Түләү буенча тоткарлык тудырганнары юк. Хәзер айга ике тапкыр исәп-хисап ясап баралар. Яңа ел бәйрәменә кадәр быел тапшырган сөт өчен тулысынча түләп бетерергә вәгъдә итәләр.

Сөт җыючыларны үзара килешеп берләштерәләр, эреләндерәләр. Сыр-май комбинаты моны киләсе елдан пенсия фондына түләүләрнең артачагы белән аңлатты. Сөт тапшыручыларга исә бер нинди йогынтысы булмаячак. Иң күп продукция тапшыручылар, киресенчә, район һәм авыл җирлекләре тарафыннан премияләр белән билгеләп үтеләчәк. Дүсмәттән, мәсәлән, Тамара Павлова 11 айда һәр сыерыннан 2714 килограмм продукция тапшыруга ирешкән. Чын мәгънәсендә башкаларга үрнәк булырлык күрсәткеч бу! Киңәшмәдә районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов катнашты һәм үз теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев