Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Эш кешеләре

Алексей Асафов Тауиле авылында гомер кичерә. Игенчеләр нәселеннән. Тауиле мәктәбендә котельный операторы булып эшли. 14 ел урак җитүгә комбайнга утыра. Узган ел "Тәкәнеш" агрофирмасы буенча икенче урынны яулаган. -Алексей Иванович, мәктәп тәмамлагач ни өчен башка юл сайламыйча, туган авылыгызда калып комбайнда эшли башладыгыз? -Башка һөнәр сайлау турында уйлаганым да булмады....

Алексей Асафов Тауиле авылында гомер кичерә. Игенчеләр нәселеннән. Тауиле мәктәбендә котельный операторы булып эшли. 14 ел урак җитүгә комбайнга утыра. Узган ел "Тәкәнеш" агрофирмасы буенча икенче урынны яулаган.

-Алексей Иванович, мәктәп тәмамлагач ни өчен башка юл сайламыйча, туган авылыгызда калып комбайнда эшли башладыгыз?

-Башка һөнәр сайлау турында уйлаганым да булмады. Бабам Иван Михайлович Понамарев "Мамадыш" совхозында комбайнчы булган. Әтием Иван Асафов та 33 ел комбайнда эшләде. Мин 6нчы сыйныфтан аның янында кайнаша идем инде. Башта абыем Сергей аның ярдәмчесе булып йөрде. Кабат мин. Шул вакытларда каныма сеңеп калгандыр инде. Шәһәргә дә чыгып китәсем килмәде. Кайда гына барсаң да, эшләргә кирәк бит. Акчаны бушка китереп бирүче юк. Унынчы классны бетергән елны Сергей белән икебезгә аерым "Дон" комбайны алып эшли башладык. Башта ул өлкән комбайнчы иде. Кабат үзем аерым комбайнга утырдым. Хәзер эшли торган "Акрос"-өченче комбайным. Анда да бишенче елым инде.

-Ел саен урак вакытында комбайнчыларның эш күрсәткечләре бюллетененә күз салсаң, Асафовларның алдынгылар рәтендә булуы игътибарны җәлеп итми калмый. Сергей белән дә ярышып эшлисез бугай?

-Күбрәк эшләргә омтылыш бардыр. Ә болай, бер-беребез белән ярышкан юк. Күбрәк эшләгән саен акчасы да күбрәк тия, хөрмәте дә зуррак күрсәтелә бит. Безнең нәселдә эш кешеләре инде. Эшләгәнебезнең нәтиҗәсен күрергә яратабыз. Урак вакытында комбайн ватылып ремонтта ятканны беребез дә яратмый. Шуңа күрә аны уракка әзерләгәндә яхшылап ремонтларга тырышам. Быел да кисүче, сугучы аппаратларны ремонтладым. Алар тиз килеп чыга. Ремонтка бер ай кала керешкән идем. Комбайнның киләсе елда кайсы төшләрен ремонтларга кирәген урак беткәндә билгеле була инде. Хәтергә беркетеп куярга, онытмаска гына кирәк. Шуңа күрә, бер кулда гына булган техника озаграк эшли дә.

-Кечкенәдән әтиегездә ярдәмче булып йөрдем, дидегез. Ә сезнең ярдәмчеләрегез кемнәр?

-Мин үзем дә ел саен яңа ярдәмче алырга тырышмыйм. Алар кирәк чакта сине алыштырып эшли белергә дә тиеш. Руслан Волынов миндә дүрт-биш ел ярдәмче булды. Түбән Новгородта елга техникумында укыган чакта да җәйге каникулында кайта иде. Хәзер Мәскәүдә туристик теплоходта моторист булып эшли. Бүгенге ярдәмчем Юрий Яшин да миндә икенче ел. 87нче һөнәри көллиятне кызыл дипломга тәмамлады. -

Былтыр агрофирма буенча икенче урынны алган булгансың. Хезмәт хакыннан тыш премиягә нәрсәләр бирделәр?

-Былтыр унбер мең центнер ашлык суктырган идем. Агрофирманың да, районның да премияләрен басуга алып килеп тапшырдылар. Эшләгән өчен бер тонна алты йөз килограмм ашлык, бозау да бирделәр. Сыер малы асрамагач, бозауны саттык. Хуҗалыгыбызда дуңгызлар, тавыклар һәм куяннар тотабыз. Ел саен яз ике-өч дуңгыз баласы сатып алабыз да, шуларны үстерәбез. Куяннарыбыз 30-40 башка җитә. -Хезмәт юлыгызны яңадан башласагыз, авылда калыр идегезме? -Берсүзсез. Бюджет тармагында да хезмәт куйгач, бөтен җирдә дә эшләргә кирәген беләм. Анда да котельныйда гына утырмыйм. Мәктәпнең бизнес-планын да үтибез, хуҗалык өчен урманда себерке дә җыябыз.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев