Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Экваторның аргы ягында

Бергәләшеп эшләү урак темпын тизләтә, диләр "Тәкәнеш" агрофирмасында. Нагаш басуында эшләүче комбайннарны ерактан ук күреп алдык. Никифорово ягындагы кыр ышыклау полосасы буена ук менеп җиткәннәр иде инде алар. Димәк, басуны бетереп киләләр. Механикалаштырылган отряд җитәкчесе Иван Степанов: "Рассвет" бүлекчәсендә эшебез күп калмады. Төштән соң "Яңалык" бүлекчәсенә күчәбез," - дигән иде....

Бергәләшеп эшләү урак темпын тизләтә, диләр "Тәкәнеш" агрофирмасында. Нагаш басуында эшләүче комбайннарны ерактан ук күреп алдык. Никифорово ягындагы кыр ышыклау полосасы буена ук менеп җиткәннәр иде инде алар. Димәк, басуны бетереп киләләр. Механикалаштырылган отряд җитәкчесе Иван Степанов: "Рассвет" бүлекчәсендә эшебез күп калмады. Төштән соң "Яңалык" бүлекчәсенә күчәбез," - дигән иде. Берәү, икәү, өчәү... Барысы сигез комбайн эшли икән басуда. "Тәкәнеш" агрофирмасында берничә ел элек бөтен комбайннарны бергә туплап күчмә отряд оештырдылар. Быел алар унике эшли. Дүртесен "Туган як" бүлекчәсенең Чупай ягындагы солы басуларына җибәргәннәр. Солы башка культураларга караганда куркынычрак шул: өлгереп җитүгә коела да башлый. Шуңа күрә тизрәк өлгерергә кирәк. Күмәкләшеп эшләүләренең өстенлеген "Рассвет" бүлекчәсенең башкарма директоры Ленар Мөхәммәтдинов та: -320 гектарлы менә шушы арпа басуын сигез комбайн ике көндә суктырып бетерделәр. Ялмап дигәндәй алдылар. Бөтенесе бергә булгач, кемнең ничек эшләгәне күренеп тора. Барысының да эшлисе, алдынгылыкка чыгасы килә. Кызыксындыру чаралары яхшы: суктырган икмәкләре күләменә карап премиягә ашлык алалар, беренче өч урынга үгез бозаулар биреләчәк. Ел саен аларны агрофирманың алдынгылар слетында - чәй табын артында тапшырабыз. Комбайннар бергә булгач, яннарында дежур торырга янгын машинасы да берәү генә кирәк була. Заправка машинасы, әбәт чыгаручылар да басудан басуга комбайннар эзләп йөрмиләр, - дип әйтеп китте. Отрядта "Акрос", "ДОН", "Полесье" кебек комбайннар тупланган. Аларның эш тизлекләре төрлечә. Бер-берсенең эшендә тоткарлык тудырмас өчен, комбайнчылар басуны кишәрлекләргә бүлгәләп эшлиләр. Көзге культураларны тулысынча суктырып бетергәннәр инде. Агрофирма буенча уракның экваторы узылды. "Яңгырлар гына комачауламасын, урак ике атнадан артык бармаячак,"-ди отряд җитәкчесе Иван Степанов. Сабан ашлыгының кыска камыллы булуына да исләре китми: ургычларны иң аска кадәр төшереп бетергәннәр. Салам массасы булмагач, барлык кыр корабларына да тураткычлары куелган. Аны басуга сиптереп баралар. Арышның саламын комбайннардан соң пресслап алганнар. Ленар Мөхәммәтдиновның сүзләренә караганда, бүлекчәдә аның уңышы гектардан унтугызар центнер чыккан, ә арпа ундүрт центнер чамасы бирә. Июнь аендагы кызу суккач, җиде йөз гектар сабан культураларын урып бөртек сенажына салган булганнар. Аның җирен эшкәртеп, көзге чәчү өчен әзерләп куйганнар. Орлыгы үз басуларыннан суктырып алынган ашлыктан. "Моррис" агрегаты "Маяк" бүлекчәсендә шушы арада чәчүне төгәлләп аларга күчәчәк. Ә механикалаштырылган отряд төштән соң "Яңалык" бүлекчәсенә күченде. Андагы арпаны орлыкка салачаклар. Отрядтан ашлыкны ташып торырга өч "КамАЗ" беркетелгән. Алар өлгермәгәндә авыл җирлекләре машиналарын да ярдәмгә чакыралар. Ашлык кабул итү предприятиесенең комбайннары да "Чулпан", "Родина" бүлекчәләрендә эшләп киткән. Дамир Галимуллин, эретеп ябыштыручы: -Күчмә эретеп ябыштыру агрегаты белән көне буе комбайннар янында булам. Берәр урынны ябыштырасы булса, бик тиз килеп җитәләр. Көн саен кемгә дә булса ярдәм кирәк. Бүген дә иртәдән Валерий Демидов комбайнының шнекларын ябыштырдым.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев