Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Бруцеллез

Бруцеллез-хроник йогышлы авыру, ул терлекләрнең нәсел калдыру сәләте бозылуга китерә. ИЛЬЯС ГАБДРАХИМОВ, районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе. Хәзерге вакытта инфекциянең тагын өч төре барлыкка килде. Берсе күселәрдә, икенчесе сарыкларда, өченчесе этләрдә бруцеллез авыруы китереп чыгара. Бу чиргә мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, атлар, этләр, мәчеләр, куяннар, төлкеләр, кимерүчеләр, кабан дуңгызлары...

Бруцеллез-хроник йогышлы авыру, ул терлекләрнең нәсел калдыру сәләте бозылуга китерә.

ИЛЬЯС ГАБДРАХИМОВ,

районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.

Хәзерге вакытта инфекциянең тагын өч төре барлыкка килде. Берсе күселәрдә, икенчесе сарыкларда, өченчесе этләрдә бруцеллез авыруы китереп чыгара. Бу чиргә мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, атлар, этләр, мәчеләр, куяннар, төлкеләр, кимерүчеләр, кабан дуңгызлары бирешүчән. Аерым төр бруцеллаларның бер төр хайваннардан икенчесенә күчү мөмкинлеге аеруча куркыныч тудыра. Бруцеллез белән авыручы терлекләр инфекция таратучы булып санала. Яралгы янындагы су, яралгы кабыгы, җенси органнардан бүленеп чыккан матдәләр аеруча күп инфекция тараталар. Шулай ук алар сөт, сперма, сидек, тизәк белән таралырга мөмкин. Сыерларның җилемнәрендә бруцеллалар 7-9 елга, сарыкларда 2-3 елга кадәр саклана һәм алар вакыт-вакыт сөт белән бергә бүленеп чыгалар. Бруцелла белән зарарланган продуктлар терлекчелек чималы, эш кораллары, азык, су, туфрак, терлекчеләрнең киемнәре дә инфекция таратучылар исемлегенә кертелә. Шулай ук хуҗалыкка инфекцияне этләр, кимерүчеләр дә алып килергә мөмкин. Авыруның инкубацион чоры 2-4 атна дәвам итә. Буаз терлекләрдә бруцеллезның барлык төре буазлыкның икенче чорында аборт очракларына китерә. Терлекләрдә бруцеллезга каршы профилактик чаралар комплексында вакцинацияләү мөһим урын алып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев