Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Алдынгылык–канында

Район комбайнчылары ярышының алгы сафында баручыларның берсе Нургали Гәрәевнең быел да эшкә омтылышы көчле. Нургалине чирек гасырдан артык беләм бугай инде. Киров исемендәге колхоз рәисе Хәлим Сәлаховның да "уң кулы" иде ул: шәхси шоферы. Җитәкчеләр ул вакытларда да үзләренең шоферлары итеп иптәшләре арасында дәрәҗәләре булган, тырыш егетләрне сайладылар. Нургали Гәрәев...

Район комбайнчылары ярышының алгы сафында баручыларның берсе Нургали Гәрәевнең быел да эшкә омтылышы көчле. Нургалине чирек гасырдан артык беләм бугай инде. Киров исемендәге колхоз рәисе Хәлим Сәлаховның да "уң кулы" иде ул: шәхси шоферы. Җитәкчеләр ул вакытларда да үзләренең шоферлары итеп иптәшләре арасында дәрәҗәләре булган, тырыш егетләрне сайладылар. Нургали Гәрәев та-нәкъ шундыйлардан. Сине ярты сүздән аңлый, бик хәрәкәтчән, елмаеп сөйләшә, уен-көлке ярата, кыскасы, ут борчасы кебек иде. Күпчелек авыл малайлары кебек үк, техника янында кайнашып үсә ул. Җиденче сыйныфны тәмамлаган елны бәхет беренче тапкыр елмая аңа. Абыйсы Рәшит үзенә комбайнчы ярдәмчесе итеп ала. Моны ишеткән бөтен Арташ малайлары: "Аһ!,"-итә. Комбайнда эшләгән кеше бит акчаны "көрәп ала"! Ул елны Нургалигә кием-салымны чыннан да үзе эшләгән акчага алалар. Икенче елны Урта Кирмән сигезьеллык мәктәбен тәмамлауга, өлкәннәрнең хәер-фатыйхасын алып, Кукмара районындагы Яниль авылында эшләүче, механизаторлар әзерли торган СПТУга юнәлә. Анда укыганда бер сезон Казахстан далаларына барып та комбайнда эшли әле ул. Аннан инде Нургали Гәрәев чын комбайнчы булып кайта. Училищедан киң профильле механизатор таныклыгы белән чыга. Туган авылына кайткач егетне тракторга утырталар. Аннан-армия сафлары. Гражданлык бурычын үтәп кайткач, эшен тагын колхозда дәвам итә. Шәһәр җиренә чыгып китү турында уйламый да. Бәхетен туган җирендә тапты. Комбайнда да эшләде, шофер да булды. Менә сигезенче ел инде ул хәзер "Мелиорация" механикалаштырылган күчмә колоннасында. Көз җитүгә комбайнга утыра, ә башка вакытта предприятиенең умарталыгын каравыллый. Дүртенче сезонын "Енисей" комбайны штурваллары артында ул. Быелгы уракны Алан басуларында җитен урудан башлады. Барысы йөз илле шартлы тоннадан артыграк суктырырга өлгергән инде. "Бүген-иртәгә җитенне урып бетерәбез дә, Алкинга арыш сугарга китә,"-ди колонна директоры Ринат Мостафин. Киров исемендәге колхозда эшләгән вакытларында ук Нургали Гәрәев район комсомол-яшьләре арасында алдынгы урыннарда бара иде. ВЛКСМның район комитеты күчмә вымпеллары кыр корабында аз җилфердәмәде. Узган ел да "Енисей" комбайннарында эшләүче механизаторлар арасында иң күп эш башкаручыларның берсе булды ул. Быел да район җитәкчелеге билгеләгән премияләрне бер тапкыр гына алмаячак әле. Вакыт кадерен белеп эшлиләр, караңгы төшмичә басудан китмиләр алар.

Вәрис Гали Нургали Гәрәев.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев