Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Акча килеп тора

Терлекчелек белән шөгыльләнергә теләк белдергән районыбыз фермерларына хөкүмәт ярдәме арта бара. Көмешкүлдән Марс Юнысов, Түбән Кыерлыдан Диләрә Шакирҗанова, Олыяздан Фирназ Хисмәтов, Иске Комазаннан Наил Әгъләмов, Түбән Ушмадан Рәисә Вахитова, мал сарайлары җиткерү өчен берәр миллион сум субсидия алганнар иде инде. Бүген бизнесларын уңышлы гына алып баралар. Быел тагын уннан артык...

Терлекчелек белән шөгыльләнергә теләк белдергән районыбыз фермерларына хөкүмәт ярдәме арта бара. Көмешкүлдән Марс Юнысов, Түбән Кыерлыдан Диләрә Шакирҗанова, Олыяздан Фирназ Хисмәтов, Иске Комазаннан Наил Әгъләмов, Түбән Ушмадан Рәисә Вахитова, мал сарайлары җиткерү өчен берәр миллион сум субсидия алганнар иде инде. Бүген бизнесларын уңышлы гына алып баралар. Быел тагын уннан артык гаилә фермасына субсидияләр килде. Алар арасында Альбина Хисмәтова кебек атчылык белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр; Илһам Дәүләтов, Рөстәм Һадиуллин, Аджибаб Микаелян кебек мөгезле эре терлек симертүчеләр; Ринат Газизуллин, Ришат Бинков, Валерий Прокопьев, Айгөл Шәфыйгуллина, Илнур Хуҗин кебек савым сыерлар асраучылар; Рәкыйп Гатин, Рафаэль Әдһәмов кебек умарта тотучылар да бар. "2012-2014 елларда яңа башлаган фермерларга ярдәм итү" федераль программасы буенча да Көмешкүлдән Марс Юнысов, Уразбахтыдан Илдар Мусин белән Рокыя Гайнанова, Иске Заводтан Әлфәт Котдүсов, Олыяздан Азат Башаров исемнәренә субсидияләр алынды. Марс мөгезле эре терлек симертү тармагын да оештырмакчы. Әлфәт тә шул юнәлешне сайлаган. Илдар белән Азат сарыкчылык белән шөгыльләнәләр. Рокыя кошчылык тармагын үз иткән. Районыбыздан тагын берничә дистә гаилә фермасы абзарлар төзелешенә субсидия алу өчен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына документларын әзерләп тапшырдылар. Алар махсус комиссияләр тарафыннан тикшерелә һәм ярдәм күрсәтү мәсьәләсе коллегиаль хәл ителә. Теләүчеләр лизинг-грант программасында катнашып техника, төрле җиһазлар ала алалар. Тәвәкәлләргә генә кирәк. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев