Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Өй каршыбыз гөлбакча

Шәһәребезне гөлбакчага әйләндерү, аны яшелләндерү, төзекләндерү буенча елның елында сизелерлек эшләр башкарыла. Шунысы сөенечле, чәчәк түтәлләре булмаган урамнар, территорияләр зурлыгы да кими бара. Чал тарихлы Мамадышыбызның, авылларның йөзен тагын да нурландыруга үзләреннән сизелерлек өлеш керткән оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре, шәхси йортлар, эшмәкәрләр арасында иң-иңнәрне сайлап алу мәртәбәле комиссиягә елдан-ел авырлаша бара....

Шәһәребезне гөлбакчага әйләндерү, аны яшелләндерү, төзекләндерү буенча елның елында сизелерлек эшләр башкарыла. Шунысы сөенечле, чәчәк түтәлләре булмаган урамнар, территорияләр зурлыгы да кими бара. Чал тарихлы Мамадышыбызның, авылларның йөзен тагын да нурландыруга үзләреннән сизелерлек өлеш керткән оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре, шәхси йортлар, эшмәкәрләр арасында иң-иңнәрне сайлап алу мәртәбәле комиссиягә елдан-ел авырлаша бара. Чөнки бүген күпчелек җиргә чәчәк утыртып кына калмый. Дизайнга да игътибар бирелә соңгы вакытта. Быелгы нәтиҗәләргә килгәндә, ТМШләре, шәхси йортлар тирәләрен, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр территорияләрен төзекләндерү буенча смотр-конкурс комиссиясе түбәндәге йомгакны ясады: Мамадыш шәһәрен төзекләндерүгә, шәһәр көнен каршылауга үзләреннән сизелерлек өлеш керткәннәре өчен "Мамадыш ТКИ" ҖЧҖ; район мәдәният бүлеге; халыкны социаль яклау идарәсе; "Муниципаль мунчалар" МУП; 121нче санлы янгын сүндерү часте-муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары, шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Александр Вахрушев-Мактау кәгазе һәм 5әр мең сум акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. ТМШ, шәхси йортлар, муниципаль районның предприятие һәм учреждениеләр территорияләрен төзекләндерү конкурсында җиңүчеләр, призлы урыннарны алучылар: Шәһәр оешма-предприятиеләре арасында: Мамадыш район кулланучылар җәмгыяте белән "Татнефтепродукт" ХК ААҖнең "Мамадышнефтепродукт" филиалы-беренче; "Мамадыш җылылык челтәрләре" ААҖ, "Татэнергосбыт"ның Алабуга бүлекчәсе" предприятиесенең Мамадыш участогы, "ВАМИН-Татарстан" ААҖнең "Мамадыш сыр-май комбинаты" филиалы-икенче;"Төзүсервис" ЯАҖ, "Мамадышводхозстрой" ҖЧҖ, "Мамадыш АТП" ААҖ өченче урыннарны яуладылар. "Мамадыштөзү" ЯАҖ һәм "Мелиорация"нең Мамадыш ПМК" ААҖ актив катнашканнары өчен билгеләп үтелделәр. Шәһәрдәге эре бюджет учреждениеләре арасында Мамадыш үзәк район хастаханәсенә тиңнәр булмады. "Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Өмет" социаль приюты", Мамадыш район дәүләт ветеринария берләшмәсе-икенче, 87нче һөнәри көллият һәм "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өченче урыннарны бүлештеләр. "Хыял" яшүсмерләр клубы белән көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе актив катнашканнары өчен билгеләп үтелделәр. Шәһәрдәге кече бюджет учреждениеләре арасында Мәшгульлек үзәге учреждениесенә тиңнәр булмады. "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалы, "Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәренең идарәче компаниясе" ҖЧҖ "Бердәм исәп-хисап үзәге" Мамадыш ҖЧҖ белән берлектә, ЗАГС бүлеге-икенче урында. РФ Пенсия фондының Мамадыш идарәсе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, финанс-бюджет палатасы Мамадыш районы буенча ТОДК МФ белән берлектә, ТР буенча "Росреестр УФС"ның Мамадыш бүлекчәсе" архив бүлеге белән берлектә өченче урынга лаек дип табылдылар. "АК БАРС" банк" ААҖнең Мамадыш филиалы, "Чулпан" һәм "Росгосстрах-Татарстан" иминият компанияләре, район хәрби комиссариаты, "Роспотребнадзор"ның ТР буенча Мамадыш районындагы һәм Мамадыш шәһәрендәге идарәсе белән берлектә Мамадыш районындагы "ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге"филиалы һәм федераль казначылыкның Мамадыш районы буенча бүлекчәсе коллективларының тырышлыклары да аерым билгеләп үтелде. Мамадыштагы белем бирү учреждениеләре арасында шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе белән композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе коллективларының тырышлыклары югары бәяләнде. 2нче санлы лицей, 4нче санлы мәктәп һәм коррекцияләү торак мәктәбе икенче урынга лаек дип табылдылар. Өченче урында-Красная Горка мәктәбе, "Мамадыш мәдрәсәсе". Шәһәрнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреҗдениеләре арасындагы бәйгедә "Бәләкәч" балалар бакчасы коллективына тиңнәр табылмады. "Әкият" һәм "Одуванчик" мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр-икенче, "Кояшкай, "Светлячок", "Миләшкәй" һәм "Ләйсән" балалар бакчалары өченче урыннарны яуладылар. "Нократ", "Ландыш" һәм Красная Горка авылындагы "Аленушка" мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре аерым билгеләп үтелделәр. Шәхси йортлар арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Агымдагы елда да Майская урамындагы 10нчы санлы йортта яшәүче Гәрәевлар белән Нижний тыкрыгындагы 6нчы санлы йорт хуҗалары Дуваловларга тиңнәр булмады. Галиевлар (Майская ур., 3"а") белән Зинкатовлар (М.Җәлил ур., 26) - икенче, Таҗиевлар (М.Җәлил ур., 47), Ганиевлар (М.Мәрҗәни ур.,12), О. Хәсәнова (Текстильная ур., 2нче йорт, 1нче фатир) өченче урынга лаек дип табылдылар. Җиһаншиннар (Әмирхан ур., 12), Гәрәевлар (Ленин ур., 10) һәм Башковлар (Нижний тыкрыгы, 4) ландшафтлы дизайн өчен махсус билгеләп үтелделәр. А.Ребежа (Заречье,35), Сафиннар (Западная, 11а), Шиһаповлар (Западная, 10), Борисовлар (Планетарная, 7), Габдрахмановлар (Толстой, 18), Нәбиуллиннар (Домолазов, 24), Камаловлар (Красноармейская, 39), Габдрахмановлар (пер. Победы, 12), Сафиннар (Коммунистическая, 3нче йорт, 2нче фатир), Яхиннар (Майская, 4), Хәсәновлар (Майская, 6-2), Абрамовлар (Первая, 15), Вәгыйзовлар (Исхакый, 54), Ә.Минһаҗева (Исхакый, 4), Мөхәммәтҗановлар (Исхакый, 55), Мөхетдиновлар (Исхакый, 8), Әхмәдуллиннар (Исхакый, 82), Ивановлар (Планетарная, 13), Сәләхетдиновлар (Муса Җәлил, 33), Бинковлар (Тынычлык, 20А), Исламгалиевлар (Болгаров, 9), Ганиевлар (Ирек, 9), Закировлар (Ирек, 11), Һадиевлар (Ирек, 13) һәм Петровлар (Западная, 4а) гаиләләре дә шәһәребезнең йөзен матурлауда үзләреннән сизелерлек өлеш керттеләр. Торак милекчеләре ширкәтләреннән агымдагы елда Галактионов урамындагы күпкатлы 7нче санлы йортка (йорт буенча җаваплы - Татьяна Кирдяшова) тиңнәр булмады. Тукай урамындагы 6нчы санлы йорт (Римма Макарова) белән Давыдов урамындагы 157нче санлы йортта (Нурия Әхмәдиева) яшәүчеләрнең тырышлыгы комиссия тарафыннан икенче урынга лаек дип табылды. "Заправочная, 5" (Татьяна Белоусова), "Кызылармиячеләр ур., 31 А" (Нургали Гобәйдуллин), "Ленин ур., 74" (Николай Михайлов) һәм Ленин урамындагы күпкатлы 90 А санлы йортлар (Лира Абдуллина) өченче булдылар. "Пугачев ур., 30/1" (Лира Әхмәтова), Домолазов урамындагы 32нче (Эльвира Артемова) һәм 18нче санлы (Геннадий Шлома) күпфатирлы йортлар, "Совет ур., З5" (Геннадий Березин), "Совет ур., 37" (Дамир Әһлиуллин), "Совет ур., 39" (Таһир Әхмәтшин), "Төзүчеләр ур., 1" (Илсөяр Сафина), "Мамадыш" совхозы бистәсендәге "Тынычлык ур., 11" (Минзирә Исламова), "Киров ур., 14/33" (Рәйсә Васыйлова), "Домолазов ур., 59/23" (Рөстәм Муллаәхмәтов), "Ленин ур., 90/31" (Таһир Мингалиев) "Давыдов ур., 42" (Людмила Чернова) тырышлыклары да билгеләп үтелде. Шәхси эшмәкәрләр арасында Нур Нуриевның "Таир" кибетенә тиңнәр табылмады. Наталия Егорованың "Дельфин", Фәнил Гыйззәтуллинның "Запчасти", Раиса Болгарованың "Все для дома" кибетләре - икенче, Нәкыя Сәләхованың "Орхидея", Венер Ибраһимовның "Чулпан", Рамил Нәбиуллинның "Приятные мелочи", Саимә Җәләеваның "Акчарлак" кибетләре өченче урыннарны яуладылар. Ирина Мотыйгуллинаның "Апрель" кунакханә комплексы белән Рәмзия Галиеваның "Хуҗалык товарлары" кибете, шәхси эшмәкәр Илгиз Хисамовның "Пекин" кибете конкурста актив катнашканнары өчен, махсус билгеләп үтелделәр. Авыл белем бирү учреждениеләре арасында Зур Шыя урта гомумбелем бирү мәктәбе махсус комиссия тарафыннан иң югары бәя алды. Олыяз лицее һәм Түбән Яке урта мәктәбе коллективларының тырышлыклары икенче урын белән бәяләнде. Җөри һәм Дүсмәт урта мәктәпләре, Җәнлек совхозы балалар бакчасы өченче урынга лаек дип табылдылар. Җәнлек совхозы, Соколка урта мәктәпләре, Дусай балалар бакчасы конкурста актив катнашканнары өчен махсус билгеләп үтелделәр. Авыл мәдәният учреждениеләре арасында комиссия Зур Шыя клубы белән Иске Комазан авыл мәдәният йорты коллективларының тырышлыкларына югары бәя куйды. Шәдче һәм Красная Горка мәдәният йортлары - икенче, Югары Сон мәдәният учагы, Шәйхи Маннур исемендәге Тулбай музей-китапханәсе һәм Кече Кирмән авыл мәдәният йорты өченче булдылар. Урта Сон, Дусай, Келәүш урманчылыгы, Усали, Көмеш Күл, Тауиле, Козгынчы, Олыяз, Югары Тәкәнеш, Арташ, Гришкино, Берсут, Тулбай, Югары Ушма, Түбән Ушма, Комазан башы, Яңа Оча, Тугыз, Иске Чәбья һәм Түбән Яке авыл мәдәният учакларының тырышлыклары да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Конкурста җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга, актив катнашканнарга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев