Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Чәчәк ата Мамадыш

"Сезнең район халкы җир җимертеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә, бәйрәм дә ясый икән, - дип соклануын яшермәде узган шимбә көнне Мамадышка Алабугадан танышларына кунакка килгән урта яшьләрдәге бер ханым. - Барысын да күрә алмам, ахрысы, чаралар күп була дигәннәр иде. Быел шәһәрегез тагын да матурланган." Николай Михайлов...

"Сезнең район халкы җир җимертеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә, бәйрәм дә ясый икән, - дип соклануын яшермәде узган шимбә көнне Мамадышка Алабугадан танышларына кунакка килгән урта яшьләрдәге бер ханым. - Барысын да күрә алмам, ахрысы, чаралар күп була дигәннәр иде. Быел шәһәрегез тагын да матурланган."

Николай Михайлов

Чыннан да, шәһәр һәм республика көненә багышлап үткәрелгән чараларның программасы гаять бай иде. Көндезге сәгать унбердән үк бәйрәмгә велосипедчылар старт бирде. Алар район мәдәният йорты каршындагы мәйданнан кузгалып китеп, "Мамадыш" совхозы, спирт заводы янынан борылып Давыдов урамы, шәһәр үзәге маршрутлары аша яңадан кузгалып киткән урыннарына әйләнеп кайттылар. Финиш сызыгында аларның барысына да бүләкләр тапшырылды. Хәер, спорт чаралары шәһәрнең берничә ноктасында булды. Кемдер теннис уйнады, көрәшчеләр келәмнәрдә көчләрен сынадылар, гер күтәрүчеләр, шашка-шахмат уйнаучылар һәм башка спорт төрләрен сөючеләр өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Совет урамындагы сәүдә нокталары, аттракционнар, дөя, пони, еланнар һәм башка җан ияләре, төрле күргәзмәләр мамадышлыларны, шәһәребез кунакларын үзләренә җәлеп итмичә калмады. Нократ яр буендагы төрле чаралар да зур кызыксыну уятты. Биредә безгә балык тотучылар, "Газель" маркалы автомашинаны урыныннан бау белән кузгатып, билгеле бер ераклыкка тартып бару бәйгеләренең шаһитләре булырга насыйп булды. Соңгысы буенча каләмдәшебез, хезмәттәшебез Илнур Юнысов җиңүче исемен яулады. Чараның рәсми өлеше башланганчы меңләгән халык елга өстендә су-мотор спорты буенча Россиянең спорт остасы, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы, дөнья күләмендәге бәйгеләрнең күпсанлы җиңүчесе Александр Курамшин һәм Россиянең күп мәртәбәләр призеры Евгений Кузнецовның чыгышларын һуш китеп тамаша кылдылар. Нинди генә алым-трюклар күрсәтмәделәр алар байкларында. Соңыннан бөтен игътибар Нократ яр буендагы төп сәхнәгә юнәлдерелде. Тамаша мамадышлылар һәм килгән кунаклар күңелендә озак саклансын өчен район мәдәният бүлеге һәркемнең күңеленә һуш килерлек сценарий әзерләгән иде. Биредә без өяз шәһәре Мамадышка пароход килеп, аңардан сәүдәгәрләр төшкәнен, өлкән яшьтәгеләрнең вальс биюләрен, пионерларны, җыр-моңлы композицияне, "Кавказская пленница" комедиясенә корылган шаян мизгелләрне һәм башка күп кенә күренешләрнең шаһитләре булдык. Бәйрәмнең рәсми өлеше муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановның шәһәрдәшләребезне, райондашларыбызны һәм кунакларны республика вә шәһәр көне белән котлаудан башланды. Аннан соң тамашаның олы кунагы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин Анатолий Петровичка ТРда бишенче категориягә кергән торак пунктлары арасында Мамадышның беренче урынны алганлыкка бирелгән Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Соңыннан ул һәм районыбыз башлыгы "Татэнергосбыт"ның Алабуга бүлекчәсе филиалының Мамадыш клиентларга хезмәт күрсәтү участогы начальнигы Иван Телешовны - "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы", "Радуга" ҖЧҖ директоры Рафаэль Галиевны - "2012нче ел эшмәкәре" Бөтенроссия премиясе лауреаты исемнәре бирелү белән кайнар котладылар; инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Миннехановка, "Татнефтепродукт" ХК ААҖнең "Мамадышнефтепродукт" филиалы директоры Илгизәр Ибраһимовка - "Мамадышның мактаулы гражданины" мактаулы исемнәре тапшырдылар. "ТР буенча Россельзозцентр"ның Мамадыш филиалы начальнигы Хәлим Сәләховка, районның "Хәтер" социаль үсеш фонды директоры Рафаэль Газизовка, "Трудовик" ҖЧҖ тракторчысы Мөхәммәтнур Заһидуллинга, "Тәкәнеш" агрофирмасы машина белән сыер саву операторы Рәзимә Ганиева, җырчы, шагыйрь, ТРның халык артисты Георгий Ибушевка, язучы, журналист Мансур Сафинга, "Вамин Татарстан" ААҖнең "Мамадыш сыр-май комбинаты" филиалының җитештерү буенча директор урынбасары Камил Бинковка, район үзәк хастаханәсе поликлиникасының табиб-хирургы Нәҗип Габдрахмановка һәм "Төзүсервис" ЯАҖнең төзү-монтаж эшләре мастеры Фәрит Сәлимовның күкрәкләренә "Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен" медальләре тагылды. Бәйрәмдә бер төркем инвалид балаларга да хөрмәт күрсәтелде. Аларга "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды компьютерлар алу өчен сертификатлар тапшырды. Рәсми өлештән соң халык рәхәтләнеп Казан артистларының чыгышларын тамаша кылды, шәһәрнең Совет урамында һәм Нократ яр буенда бәйрәм кайтавазы кичке сәгать унда атылган фейерверктан соң да дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X