Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Закон сагында

Иртәгә Россиядә суд приставлары көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан хәбәрчебез бүлек начальнигы вазыйфаларын башкаручы-Суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча Мамадыш районы бүлегенең өлкән суд приставы Фидаил Мисбаховка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. -Фидаил Фәрзетдинович, суд приставы хезмәтенең тарихы кайсы чорлардан башлана? -Суд приставлары көне РФ Президентының 2009 елның 8нче сентябрендәге...

Иртәгә Россиядә суд приставлары көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан хәбәрчебез бүлек начальнигы вазыйфаларын башкаручы-Суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча Мамадыш районы бүлегенең өлкән суд приставы Фидаил Мисбаховка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

-Фидаил Фәрзетдинович, суд приставы хезмәтенең тарихы кайсы чорлардан башлана?

-Суд приставлары көне РФ Президентының 2009 елның 8нче сентябрендәге 1019нчы санлы Указы нигезендә 1нче ноябрьдә билгеләп үтелсә дә, безнең хезмәт турында беренче искәрмәләр Русьнең феодаль таркалу чоры документларында ук күренә. Ул вакытларда суд карарын үтәмәгән өчен җаваплылык бик кырыс-каторга эшләренә кадәр җиткерелгән. Александр II ясаган суд реформасы (1864 ел) нәтиҗәсендә суд приставлары институты оеша да, властька большевиклар килгәнче үзгәрми һәм 1917 елның 24нче ноябрендә халык Комиссарлары Советы Декреты тарафыннан юкка чыгарыла. РФ Президенты Указына нигезләнеп үткәрелгән административ реформа нәтиҗәсендә, Россия Юстиция министрлыгы тармагындагы Суд приставлары департаменты бетерелә һәм Суд приставлары федераль хезмәте оештырыла.

-Мамадыш районы суд приставларының бүгенге эшчәнлеген ничек бәялисез?

-Хәзерге вакытта безнең бүлектә 15 кеше хезмәт куя. Агымдагы елның 10 аенда барлыгы 163 820 мең сумлык 6402 башкарма документ керде. Бу күрсәткечләр суд приставларына эш йөкләмәләрен арттыруга китерде. Хәзер бер суд приставы-башкаручыга аена 180гә кадәр башкарма производство, ягъни билгеләнгән нормадан 6 тапкыр артыграк туры килә. Бүгенге көнгә 47 440 мең сумлык 4508 башкарма производство буенча эш төгәлләнде. Суд приставлары-башкаручылар тарафыннан фактта 24 020 мең сум түләтелде, шуларның 6 178 мең сумы салым органнары карарлары буенча түләтелеп, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга күчерелде. Болардан тыш, суд приставлары тарафыннан суд эшчәнлеге билгеләгән тәртипләр белән тәэмин итү буенча суд билгеләве нигезендә 63 мәҗбүри китерү, шулай ук суд приставлары-башкаручылары карарлары нигезендә 583 мәҗбүри китерү башкарылды. РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсе буенча 7 җинаять эше кузгатылды. 89 административ беркетмә төзелде.

-Хезмәткәрләрегезнең эшләреннән канәгатьме?

-Барысы да тырышлар, җаваплылар. Суд приставлары-башкаручылар Роберт Имаметдинов, Радий Газизуллин, Илшат Галимуллин, суд эшчәнлеге билгеләгән тәртипләр белән тәэмин итү буенча суд приставлары-башкаручылар Евгений Неумоин, Илгиз Сибгаев, Олег Савин, әйдәүче белгеч-эксперт Илмира Фәттахова, өлкән инспектор Алсу Цыганова, водитель Алексей Левин билгеләнгән бурычларны үтәүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Барлык хезмәткәрләребезне дә һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телим.

Әңгәмәдәш Гөлназ МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев