Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз кесәсеннән чыкмагач

Соңгы елларда шәһәребезне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Чәчәк түтәлләре ясала, урамнарга асфальт, тротуарларга брусчаткалар җәелә. Шәһәребез матурлана. Моны күреп, якташларыбыз һәм кунаклар сөенеп китәләр. Әмма бу матурлыкны саклый, арттыра белергә дә кирәк. Кызганычка каршы, түтәлләрдәге чәчәкләрне йолкучылар, тротуарларга авыр йөк машиналары белән керүчеләр дә очрый. Чәршәмбе көнне "В 831...

Соңгы елларда шәһәребезне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Чәчәк түтәлләре ясала, урамнарга асфальт, тротуарларга брусчаткалар җәелә. Шәһәребез матурлана. Моны күреп, якташларыбыз һәм кунаклар сөенеп китәләр. Әмма бу матурлыкны саклый, арттыра белергә дә кирәк. Кызганычка каршы, түтәлләрдәге чәчәкләрне йолкучылар, тротуарларга авыр йөк машиналары белән керүчеләр дә очрый. Чәршәмбе көнне "В 831 СР 116" дәүләт номерлы "КамАЗ" автомашинасы Тукай урамындагы тротуарга менеп баскан иде. Шактый гына брусчатканы ватарга да өлгергән. Тротуарга менмичә дә йөкләрен төяп китә алалар иде югыйсә. Кайберәүләр, үз кесәсеннән чыкмагач, шәһәребезне төзекләндерү буенча башкарыла торган эшләрнең кадерен белмиләр шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев