Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөзен эт ашаган

Полициянең атналык сводкасында нинди генә җан тетрәндергеч вакыйгаларга тап булмыйсың. Шуларның берсе "Берсут" җәнлек совхозында теркәлә. 75 яшьлек әбине күршеләре фаҗига булырга ике көн калгач, урамда күрәләр. Аннары ул ишек шакыганга да, Түбән Кама районындагы улы шалтыратуларына да җавап бирми. Ишекне каерып кергән авылдашлары коточкыч күренешкә тап булалар: диванда мәет,...

Полициянең атналык сводкасында нинди генә җан тетрәндергеч вакыйгаларга тап булмыйсың. Шуларның берсе "Берсут" җәнлек совхозында теркәлә. 75 яшьлек әбине күршеләре фаҗига булырга ике көн калгач, урамда күрәләр. Аннары ул ишек шакыганга да, Түбән Кама районындагы улы шалтыратуларына да җавап бирми. Ишекне каерып кергән авылдашлары коточкыч күренешкә тап булалар: диванда мәет, ә аның янында тешләрен ыржайткан эт утыра. Хуҗабикәнең битенең яртысын ашарга өлгергән ерткыч, аның янына беркемне дә якын китерми. Участковый көчкә куып җибәрә, аннары этне "йоклаталар". Суд-медицина экспертизасы хатынның йөрәк хроник ишемия авыруыннан үлүен, патологоанатом битендәге йомшак тукыманың йөз скелетена кадәр юклыгын терки.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев