Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йоктырмау үзебездән тора

Дуңгызларның Африка чумасы (ДАЧ) - кискен йогышлы авыру. Инфекциянең төп чыганагы-авыру һәм үле дуңгызлар. Сәламәт почык борыннарның чир йоктыруы аларны авыру һәм вирус йөртүчеләре белән тотуга бәйле. Йогышлы вирусны йөртүче факторлар - азык, көтүлек, транспорт чаралары, авыруларның пычрак бүлемнәре. Зарарсызландырылган ашау калдыклары да чир йоктыру чыганагы булып саналалар. Авыруның клиник...

Дуңгызларның Африка чумасы (ДАЧ) - кискен йогышлы авыру. Инфекциянең төп чыганагы-авыру һәм үле дуңгызлар. Сәламәт почык борыннарның чир йоктыруы аларны авыру һәм вирус йөртүчеләре белән тотуга бәйле. Йогышлы вирусны йөртүче факторлар - азык, көтүлек, транспорт чаралары, авыруларның пычрак бүлемнәре. Зарарсызландырылган ашау калдыклары да чир йоктыру чыганагы булып саналалар. Авыруның клиник билгеләре - тән температурасының 41,5-42 градуска кадәр күтәрелүе, аппетитның югалуы, нык су эчәсе килү, төшенкелек, борыннан сыекча агу, эч китү, кайбер чагында калдык белән кан агу. Авыру буаз ана дуңгызларга аборт ясыйлар. Аларда борыннан кан килү, нерв бозылу, тәнендә, колакларында һәм башка өлешләрендә кан агуда күзәтелә. Шуның нәтиҗәсендә алар оешып, тап хасил итәләр. Атна-ун көннән соң маллар һәлак булалар. ДАЧ башка төр хайваннар һәм кешеләр өчен куркыныч түгел. Авыру килеп чыкмасын өчен күрелә торган чаралар: -дуңгызларны хайваннар белән бәйле булган һәм кайнатылмаган азык калдыклары ашатудан чикләгез; -ун көн саен дуңгызларны һәм алар тора торган биналарны канэчкеч корткычларга (борча, бет) каршы эшкәртегез; -тере дуңгызларны ветеринария документлары булмаган, санкцияләнмәгән урыннардан сатып алырга киңәш ителми; -хайваннарның баш санын ветеринария белгечләре тарафыннан үткәрелә торган ветеринария күзәтүе, вакцинация (дуңгызларның классик чумасына каршы) һәм башка эшкәртүләр өчен хәбәр итәргә кирәк; -дуңгызларның үле гәүдә-ләрен, аларны тәрбияләүдән һәм эшкәртүдән калган калдыкларны юл кырыйларына ташламагыз, бакчаларыгызда, яки башка җир участокларында күммәгез. Үлгән яисә мәҗбүри рәвештә үлемгә дучар ителгән дуңгызларның итен яңадан эшкәртү авыруның алга таба таралуына китерергә мөмкинлеген исегездән чыгармагыз. ДАЧ килеп чыгуга һәм таралуга битарафлылык күрсәткән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Авыруга яисә дуңгызларның күпләп үлү очракларына тап булганда, бу турыда Мамадыш район дәүләт ветеринария берләшмәсенә 3-25-32 телефоны аша чылтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев