Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ятимлек

Тормышта барысы да уңай гына бармый: яхшылык белән яманлык, караңгылык белән яктылык, аяз һәм болытлы көннәр янәшә атларга мөмкиннәр. 1936нчы елда әниебез дүрт баласын калдырып вафат булгач, безне әтиебезнең инвалид сеңлесе Сара апа тәрбиягә алды. Кичләрен аның янына авыл кызлары килеп, бәйләү, чигү эшләре белән шөгыльләнәләр, җырлар сузалар иде. Бер...

Тормышта барысы да уңай гына бармый: яхшылык белән яманлык, караңгылык белән яктылык, аяз һәм болытлы көннәр янәшә атларга мөмкиннәр.
1936нчы елда әниебез дүрт баласын калдырып вафат булгач, безне әтиебезнең инвалид сеңлесе Сара апа тәрбиягә алды. Кичләрен аның янына авыл кызлары килеп, бәйләү, чигү эшләре белән шөгыльләнәләр, җырлар сузалар иде. Бер кичне әтиемнең өйләнергә кирәкме, дигән сүзләренә каршы, кызлар җыр белән: "Үги ана бик зәһәр ул, таба бердән мең гаеп," - дип җавап биргәннәрен ишеткәч, тетрәнеп куйганым бүген дә исемдә. Көннәрдән бер көнне калкулыктан йөгереп төшеп килә идем, каршыма иңнәренә көянтә салган Сәрвәр апа очрады. Ул, мине күрүгә, чиләкләрен җиргә куйды да, кысып сөя башлады, шушындый балалар тәрбияләсәң иде, дип сөйләнде. Аның теләкләре Алланың "Амин" дигән мизгеленә туры килде. Ул чагында Сәрвәр апага-20, әтиебезгә 40 яшь иде. Әле дә хәтеремдә: әтиебезгә: "Без аңа, әни, дип дәшә алмыйбыз бит," - дип еладык. Ул безгә карап торды торды да: "Ярар, апа, дип әйтерсез," - дип тынычландырды. Акрынлап кына тормышыбыз да җайланды. Балалар кул арасына да керә башладылар. Һәрберебезгә эш бүленгән. Миңа елгадан кычыткан җыеп, аны пешерергә әзерләп кую, бәрәңге базыннан черегән бәрәңгене эшкәртү бурычы йөкләнде. Ә Сәрвәр апа, сыер җигеп, колхоз эшенә йөри. Әтиебез Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Йолдыз районының мәгариф бүлеге мөдире булып эшләде. Атнага бер генә күрә идек без аны. Кайткач, җәен уфалла арбасы, кышын чана тартып, урманга утын әзерләргә менәбез. Әгәр эләктерсәләр, баштан сыйпамыйлар иде. Гаиләбез дә ишәйде. Сәрвәр апа өч кыз һәм өч малай алып кайтты. Хастаханәләргә йөрмәде ул: бала табасы көнне лапаска чыгып китә иде дә, бераздан бәби тотып керә. Үскән саен аның балалары белән дуслык, татулык җепләре тагын да ныгыды. Беребез дә тормыштан зарланмадык. Сөбханалла, күбебез югары белем алып, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләп, лаеклы ялга чыктык. Исән калганнарыбыз бүген Сәрвәр апаны сагынабыз: ул кулына, яисә култык астына күчтәнәчен кыстырып, өебезгә килеп керер кебек.
Сания Сафина.
Катмыш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев