Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярый әле сез бар, Кешеләр!

2011 елның 16 нчы май таңы да матур аткан иде... Тик көн фаҗигале тәмамланды: янгын мине йорт-җирсез, бернәрсәсез калдырды. Уйларыма чумып, әкрен генә урам буйлап атлаганда, алдыма каяндыр чыбык кисәге килеп төште. Як-ягыма карандым, шикле нәрсә күрмәдем. Юк инде, уй йомгагым төйнәлде, фикерләрем чуалды, эшнең нидә булуын беләсем килә бит....

2011 елның 16 нчы май таңы да матур аткан иде... Тик көн фаҗигале тәмамланды: янгын мине йорт-җирсез, бернәрсәсез калдырды. Уйларыма чумып, әкрен генә урам буйлап атлаганда, алдыма каяндыр чыбык кисәге килеп төште. Як-ягыма карандым, шикле нәрсә күрмәдем. Юк инде, уй йомгагым төйнәлде, фикерләрем чуалды, эшнең нидә булуын беләсем килә бит. Сөбханалла: каршымдагы агач башына каргалар оя корып маташалар. Томшыклары белән чыбык, салам ташыйлар... Корыгыз, кошкайларым, корыгыз! Давыллар гына тузгытмасын ояларыгызны! Кошларда да кеше язмышлары... И, ул оя корулар!.. Күпме сабырлык, түземлек кирәк бу эштә! Дөрес, җан җылыңны биреп эшләгән эшнең авырлыгы сизелми. Ләкин тормыш гел шатлык-сөенечтән генә тормый шул. Фаҗига дигәнең гомер буе казганып бөтәйткән ояңны минут эчендә пыран-заран китереп ташларга мөмкин. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләрме әле? Минем дә авырлык белән генә корган оямнан бер мизгел эчендә кара күмер генә калды. Ул көн минем йөрәгемдә кара кан булып укмашты. Йорт-җирем, әйберләрем белән бергә киләчәккә булган хыялларымның да көле күккә очты... Сызлама, әрнемә, йөрәгем! Мин бит сине тулысы белән укучыларыма биргән идем. Алар сине миңа яңадан кайтардылар. Мин бит әле кешеләргә кирәк икән. Алар мине яраталар икән. Физик яктан да, матди яктан да иң катлаулы чыгарылыш имтиханнарыгыз чорында сез миңа да ярдәм кулы сузарга көч таптыгыз, унберләрем. Кылган изгелекләрегез үзегезгә дә меңе белән кайтсын. Чыгарылыш кичәсендә күзләремнән тәгәрәгән яшьләр - шатлык яшьләре иде. Өйдән эшкә сагынып бару, эштән өйгә ашкынып кайту бәхет түгелмени?! Әйе, бүгенге көндә мин-иң бәхетле кеше. Авыр чакларда таянырлык, ярдәм итәрлек хезмәттәшләрем булуына куанып бетә алмыйм. "Кешеләр мәрхәмәтсезләнделәр,"- дип әйтергә яратабыз. Бар булган мөлкәтемне югалтучы буларак, моның киресен әйтер идем. Күрше-тирәләрем, авылдашларым, классташларым искиткеч миһербанлы булдылар. Алай гына да түгел, гел белмәгән чит авыл кешеләренең ярдәмнәрен дә күрдем. Туганнарымның, улларымның кайгыртулары мине яңадан тормышка кайтарды... И кешеләр, әгәр сез ярдәм итмәсәгез, бүген урамда булыр идем. Сезнең мәрхәмәтле йөрәгегез мине һәм гаиләмне йортлы итте. Барыгыз алдында да башымны иям. Корган ояларыгызны давыллар туздырмасын. Сезгә һәркайчан изге ниятле кешеләр генә юлдаш булсын!

Миләүшә Вәлиуллина, Җәнлек совхозы мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев