Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Яратырга вакыт”

Кем "Әйдә өйләнешәбез" телетапшыруы тамашачысы булган, аңарга җирле каналдагы яңа телепроект форматы турында аңлатып торуның кирәге дә юк. Бу атна шимбәсендә мамадышлылар иң романтик һәм көтелмәгән программаның икенче чыгарылышын карый алалар. Аның төп герое - амбицияле һәм эксцентрик Илмир. Кәләш рольләрен Лиля белән Ксения алдылар. Мәхәббәт өчпочмагы белән ниләр булуы...

Кем "Әйдә өйләнешәбез" телетапшыруы тамашачысы булган, аңарга җирле каналдагы яңа телепроект форматы турында аңлатып торуның кирәге дә юк. Бу атна шимбәсендә мамадышлылар иң романтик һәм көтелмәгән программаның икенче чыгарылышын карый алалар. Аның төп герое - амбицияле һәм эксцентрик Илмир. Кәләш рольләрен Лиля белән Ксения алдылар. Мәхәббәт өчпочмагы белән ниләр булуы турында алдан сөйләү, тамашачыны фантазиядән мәхрүм итү булыр иде. Шуңа күрә газета укучыларыбызга гына кадр артында ниләр калганы турында бераз сөйлибез. Программа айга бер мәртәбә чыгарга тиеш иде. Әмма анда катнашучылар белән проблема килеп туды. Ялгызлар, әмма чибәр затларыбыз танышларының һәм туганнарының үзләреннән көлүләреннән шикләнделәр. Әлбәттә, андыйлар белән безнең проект хезмәттәшлек итмәячәк. "Яратырга вакыт" та катнашырга өлгергәннәр - кыю, талантлы, гадәти булмаган, креатив, кеше фикеренә караганда шәхси бәхетләре турында борчылучылар. Программаның беренче чыгарылышы эфирда җәй башларында дөнья күрде. Аңа гашыйк булганнар урамда туктатып: " Дәвамы кайчан була?"-дип, сораулар белән "интектерделәр". Төп геройны, аңа яраклы кандидатураларны табу җиңел түгел. Илмир исә шунда ук риза булды. Ә менә кәләшләр белән проблемалырак булды шул. Кемнедер без социаль челтәрләрдә таптык, икенче берәүләрне дусларыбыз тәкъдим итте. Ә берсен без "качкын кәләш", дип атадык. Чөнки ул тапшыруга төшәргә вакыты җитмәүне сәбәп итеп килмәде. Төшерү мәйданчыгында ниләр барганы турында барысын да сөйләп бетереп булмый. Анда хисләр зур өстенлеккә ияләр. Дулкынлану, курку, шикләнү иң беренче булып җиңеләләр. Ә инде ун минут камерага эшләгәннән соң чын ток-шоу башлана. Тапшыру азагында анда катнашкан һәркем бүләк ала, ә гашыйк парлар өчен кич романтик ашау белән дәвам итә. Мамадыш телевидениесендә шоу 10нчы ноябрь көнне 17 сәгатьтә башланачак.

Гөлназ Кадыйрова тапшыруны алып баручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев