Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яктырак ян, учак!

Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү педагоглары үзләрендә тәрбияләнүче укучыларны төрле конкурсларда катнашырга өйрәтәләр. Җиңү арты җиңү яулыйлар. "Дөрләгез, учаклар" республика уен программалары бәйгесенең "Дуслар, уеннар" конкурсында Түбән Тәкәнеш мәктәбенннән Резеда Акчурина (җитәкчесе Гөлфия Гайнуллина) өченче урынны алган. "Мәдәният һәм спорттан - сәламәт яшәү рәвешенә" акциясендә Усали мәктәбенең җиденче...

Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү педагоглары үзләрендә тәрбияләнүче укучыларны төрле конкурсларда катнашырга өйрәтәләр. Җиңү арты җиңү яулыйлар. "Дөрләгез, учаклар" республика уен программалары бәйгесенең "Дуслар, уеннар" конкурсында Түбән Тәкәнеш мәктәбенннән Резеда Акчурина (җитәкчесе Гөлфия Гайнуллина) өченче урынны алган. "Мәдәният һәм спорттан - сәламәт яшәү рәвешенә" акциясендә Усали мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Люция Сабирова) һәм шәһәребездәге дүртенче санлы мәктәп укучысы Алинә Сөнгатуллиналарга (җитәкчесе Жанна Чернова) уңыш елмайган. "Лего-робот" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган республика уку ярышларында "Түгәрәкне чистарт" номинациясендә дә безнең команда өченче урында. Алга таба да җиңүләр юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев