Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яклауга мохтаҗ

Яз җитү белән урманнарда янгын чыгу куркынычы арта. Ут белән кечкенә генә саксызлык та йөзләрчә гектар мәйданда агачларны юкка чыгарырга мөмкин. Илфат Закиров, "Мамадыш урманчылыгы" ГКУның урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Соңгы елларда "табигать үпкәләрендә" булган янгыннарның сәбәпләрен тикшерүләр күрсәткәнчә, аларның 85 процентында кеше гаепле булуы ачыкланды. 2010нчы елда...

Яз җитү белән урманнарда янгын чыгу куркынычы арта. Ут белән кечкенә генә саксызлык та йөзләрчә гектар мәйданда агачларны юкка чыгарырга мөмкин.

Илфат Закиров,
"Мамадыш урманчылыгы" ГКУның урманны саклау һәм яклау буенча инженеры
Соңгы елларда "табигать үпкәләрендә" булган янгыннарның сәбәпләрен тикшерүләр күрсәткәнчә, аларның 85 процентында кеше гаепле булуы ачыкланды. 2010нчы елда Комазан башы авылы янында Ю.Алексеев гаебе белән Комазан урманчылыгының 6нчы кварталында ярты гектар мәйданда агачлар яна. Шул ук елны Югары Козгынчы тирәсендәге 56нчы кварталда, кешеләр гаебе белән, 0,90 гектар мәйданда урман юкка чыкты. Ел саен Нократ елгасы ярында гражданнар тарафыннан коры үлән яндырыла. Бу су саклау максатыннан утыртылган урман культураларының күпләп юкка чыгуына китерә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар да урманнарга зыян салуда үзләреннән "өлеш" кертәләр. Яз көне алар кырлардагы, елга-ерганак буйларындагы салам-печән эскертләре төпләрен яндыралар. Урманнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуга урман фондындагы участокларга чүп-чар ташлау да керә. Бу да янгын чыгуга сәбәп булып тора. Санитария кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАПның 8.31 маддәсе нигезендә 100000 сумга кадәр штраф түләтү каралган. Агымдагы елның 15нче апреленнән алып 20нче октябренә чаклы "табигать үпкәләрендә" ылыслы яшь агачлар үсә торган урыннарда, агач төпләрендә учак ягу; сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре, шырпылар, шешәләр, пыяла, банкалар ташлау катгый тыела. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2008нче елның 22нче декабрендәге 549нчы санлы боерыгы нигезендә, гражданнар урман фондлары территорияләрендә эшләгәндә, массакүләм мәдәни һәм башка чаралар үткәргәндә, урманнан файдаланучы арендаторларның, умартачыларның (умарталыклары урманда урнашкан булса) янгын сүндерү чаралары булырга тиеш. Кагыйдәләрне бозган өчен РФ КоАПның 8.32нче маддәсе нигезендә җинаять, административ, матди җаваплылык каралган. Штраф - 100000 сумга кадәр. Шул ук вакытта гаепле затлар фондка килгән зыянны да капларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев