Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшы орлык – үзе уңыш

"Вакула" сортлы алты кырлы арпа кайтартыгыз. Коры елны да 25әр центнер уңыш бирә," - диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов узган атнаның җомгасында "Тәкәнеш" агрофирмасы базасында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән үткәрелгән семинарда. Анда сөйләшүнең үзәгендә урак, орлык салу һәм терлекчелек булды. Көзге кыр эшләренә ягулык алу өчен, ашлык сатарга кирәк....

"Вакула" сортлы алты кырлы арпа кайтартыгыз. Коры елны да 25әр центнер уңыш бирә," - диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов узган атнаның җомгасында "Тәкәнеш" агрофирмасы базасында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән үткәрелгән семинарда. Анда сөйләшүнең үзәгендә урак, орлык салу һәм терлекчелек булды. Көзге кыр эшләренә ягулык алу өчен, ашлык сатарга кирәк. Быел бәяләр былтыргыдан да югарырак булачак. Үзебездәге спирт заводы да арыш кабул итәргә әзер.

-Безнең алда өч бурыч тора. Уракны кыска срокларда төгәлләргә. Аңа керешкән көннән үк югалту башлана. Көзге культураларны быел 20 мең гектардан да ким чәчмәскә. Туңга сөрүне тулысынча башкарып чыгарга кирәк, - диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов. Күчмә фонд бик аз күләмдә, көзге чәчүне яңа уңыш ашлыгыннан үткәрергә туры киләчәк. Күпьеллыкларның 36 проценты картайган инде. Аларны яңартырлык орлыкларын да суктырып алу бурычы куелды. Семинар-киңәшмәдә терлекчелек мәсьәләләре дә күтәрелде. Өченче ел инде "Родина" бүлекчәсендә Казан ветеринария академиясе доценты Радик Сафиуллов терлекчелекне фәнни нигездә коруга ярдәм итә. Малларны асрау технологияләренә үзгәрешләр кертелгән. Ташландырылган сыерлар бәйләүсез асрала. Аларга печән белән су гына бирелә һәм ветеринар прививкалар ясала. Былтыр Түбән Оча комплексында нибары 23 бозау гына үлгән. Сөтнең сыйфаты да яхшыртылган. Сөтүткәргечкә өч фильтр куйганнар. Сөттәге саматик күзәнәкләрне киметү чаралары да күрелә. Хәзер хуҗалык продукцияне югары сорт белән тапшыра. Ә моның өчен Россия Хөкүмәте һәр литрга 80 тиен субсидия түли. Ахырдан Түбән Тәкәнеш мәдәният йортында терлекчелек буенча алты айлык йомгаклар уртага салып сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев