Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңача яңалыклар

Ни өчен Владимир Познер федераль яңалыкларга ышанмый, Светлана Сорокина нәрсәне "телевизион коррида" дип атый, Илшат Әминов үзенең журналистлык карьерасын кайдан башлаган-боларның барысын да Казанда "ТЭФИ-Регион-2012" конкурсының финалы кысаларында узган "Яңача яңалыклар" конференциясендә ишетергә мөмкин иде. Быел Бөтенроссия телевизион конкурсы 11нче мәртәбә үтте. Башкалабызда оештырылган финалда төрле тренинглар, семинарлар, илебезнең телевизион...

Ни өчен Владимир Познер федераль яңалыкларга ышанмый, Светлана Сорокина нәрсәне "телевизион коррида" дип атый, Илшат Әминов үзенең журналистлык карьерасын кайдан башлаган-боларның барысын да Казанда "ТЭФИ-Регион-2012" конкурсының финалы кысаларында узган "Яңача яңалыклар" конференциясендә ишетергә мөмкин иде. Быел Бөтенроссия телевизион конкурсы 11нче мәртәбә үтте. Башкалабызда оештырылган финалда төрле тренинглар, семинарлар, илебезнең телевизион элитасы вәкилләре белән очрашулар, төрле жанрларда эшләүче журналистлар арасында тәҗрибә уртаклашулар булды. "Региональ телевидениенең киләчәге" әңгәмәсендә РФ Элемтә министры Алексей Волин һәм Россия Телевидениесе Академиясе әгъзасы Ирина Петровская катнаштылар. Икенче көнне телевидение язмышы турында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр. "Яңача яңалыклар" конференциясенең модераторы-Беренче каналда баручы "Познер" программасының авторы һәм алып баручысы Владимир Познер иде. Ул телевидениенең ни өчен тамашачы ышанычын югалта баруы турында һәр катнашучының фикере белән кызыксынды. "Яңа гасыр" ТРК ААҖ генераль директоры Илшат Әминов үзенең журналистлык практикасындагы вакыйганы искә төшереп, коридор бик тар булса да, анда хәрәкәтләнү өчен урын табарга булуын билгеләп үтте. "Эхо Москвы" радиостанциясендә эшләүче Югары Икътисад Мәктәбе каршындагы милли эзләнү университетының медиакоммуникацияләр факультеты доценты Светлана Сорокина журналистларның үз-үзләрен болай тотышларын корридага тиңли. Коррида телевизор караучыларга караган саен тагын да кызыклырак тамаша кирәк булудан гыйбарәт. Бүген үтереш күрсәтсәң, димәк иртәгә аннан да куркынычрак күренеш булырга тиеш. Казанга җыелган телемэтрлар телевизорны болай да карамаучы яшьләрне яңалыкларның бөтенләй дә кызыксындырмавы турында билгеләп үттеләр. Шул ук Светлана Сорокина дәресләр алып бара торган факультетның деканы Анна Качкаева әйтүенчә, аның 100 кешедән торган беренче курс студентлары "Телевизордан яңалыклар карыйсызмы?" дигән сорауга бертавыштан: "Юк" дип җавап биргәннәр. "Бүген реаль күренеш шундый: интернеты булган 17-20 яшьлекләр телевидениене карамый. Бүгенге ике яшьлек сабыйлар әле ныклап сөйләшә белмәсәләр дә, телефоннарны әти-әниләреннән дә яхшырак аңлыйлар. Шунлыктан без, яңалык белгечләре, соңга калабыз",-дип ассызыклады Анна Качкаева. Владимир Познер әйтүенчә, интернет телевидениегә альтернатива була алмый. Әлеге мәсьәлә турында сөйләшүдә телевизион күзәтүче Арина Бородина, Җәмәгать телевидениесенең мәгълүмат тапшырулары җитәкчесе Александр Герасимов, Беренче канал корреспонденты Антон Верницкий, танылган алып баручы Арина Шараповалар катнашты. Фестиваль төп геройлары иң үзенчәлекле телевизион проектлар авторлары булган "Идеяләр питчингы" белән тәмамланды.

Гөлназ Кадыйрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев