Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакытында кайгырткан – откан

Авылларда ирекле янгын сагы булдырганда, халык янгынны сүндерергә бердәм керешкәндә, аларны бик тиз "авызлыклап" булуын кичә Иске Комазан авылында булган очрак тагын бер кат раслады. Кичке 4ләр тулып килгәндә Иске Комазан авылының Совет урамында яшәүче Галиевлар каршыларындагы Рөстәм Һадиуллинның "Авылга йөз белән" программасы буенча яңа җиткерелгән маллар абзары түбәсеннән кара...

Авылларда ирекле янгын сагы булдырганда, халык янгынны сүндерергә бердәм керешкәндә, аларны бик тиз "авызлыклап" булуын кичә Иске Комазан авылында булган очрак тагын бер кат раслады.
Кичке 4ләр тулып килгәндә Иске Комазан авылының Совет урамында яшәүче Галиевлар каршыларындагы Рөстәм Һадиуллинның "Авылга йөз белән" программасы буенча яңа җиткерелгән маллар абзары түбәсеннән кара төтен бөркелеп күтәрелүен күреп алалар. Чулпан апа белән Кәшфил аганың кияве һәм баласы белән кунакка кайткан кызы Разилә тиз генә Мамадышның янгын частена күршеләрендә янгын чыгуын хәбәр итә. Өй эчендә булган бөтен кеше дәррәү Рөстәмнәргә янгынны сүндерешергә кереп йөгерәләр. Афәтне күреп алган башка күршеләр йөгереп керә. Биш минуттан Дүсмәттәге янгын посты машинасы да килеп җитеп су сиптерергә керешә. Мамадыштагы янгын частена шалтырату 15 сәгать 55 минутта кергән булса, 16 сәгать 9 минутта (14 минуттан) янгын тәмам сүндерелә дә инде. Һадиуллиннарның абзары саклап калына, аңа зур зыян килергә өлгерми. Янгын сакчылары 1 миллион 500 мең сумлык абзарга 15 мең сумлык зыян килгән, дип теркиләр.
-Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Вәсил Вагыйзов авылдагы янгын сүндерү машинасын гел төзек, ягулыгы салынган килеш тота, шоферына да аз гына булса да түләү ясарга җай таба. Көек Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Әлфия апа Ямалеева, Шәдче җирлеге башлыгы Елизавета Капитова да ДПОлары машиналары турынга гел кайгырталар. Янгын килеп чыкса, һәр чак беренчеләрдән булып килеп җитәләр. Башкаларга да үзләрендә янгын сүндерү машиналары, мотопомпалар булдыру турында кайгыртырга иде. Янгынга никадәр тизрәк килеп җитсәң, шул кадәр тизрәк сүндерәсең, зыян да азрак була,-ди Мамдыштагы янгын часте начальнигы урынбасары Фәрит Филиппов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев