Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уразада туклану

Рамазан аенда ризыклануга багышланган нинди дә булса тәкъдимнәр бармы? Бер хәдистә бу хакта берничә файдалы тәкъдим бар. «Уразаны тотучы кешегә көч бирүдә кулланыла торган 3 тәҗрибә бар: 1) башта ашарга, аннары эчәргә кирәк (ашаганда күп эчмәскә, ашказаны согын сыеклатмаска, ризык кулланып, 40-60 минут узгач кына эчәргә), 2) сәхәр вакытында азыкны...

Рамазан аенда ризыклануга багышланган нинди дә булса тәкъдимнәр бармы? Бер хәдистә бу хакта берничә файдалы тәкъдим бар. «Уразаны тотучы кешегә көч бирүдә кулланыла торган 3 тәҗрибә бар: 1) башта ашарга, аннары эчәргә кирәк (ашаганда күп эчмәскә, ашказаны согын сыеклатмаска, ризык кулланып, 40-60 минут узгач кына эчәргә), 2) сәхәр вакытында азыкны куллану, 3) көндез йоклап алырга (13.00 -16.00 сәгать арасында 20-40 минут һәм аннан күбрәк черем итәргә)». Бу хәдиснең сөннәткә туры килгән беренче пунктының асылы шуннан гыйбарәт: кеше, мәсәлән, кичке авыз ачу вакытында беренче эш итеп су эчә һәм берничә хөрмә ашый. Аннары кичке намазны укый, соңрак ашый. Беренче итеп су эчү ашказаны-эчәкләрне юдырырга ярдәм итә. Сүз уңаеннан, ач карынга җылы су эчү файдалы. Аңа бераз бал да кушып җибәрсәгез була. Хәдистә ифтар вакытында ризык кабул иткәч, аны сыеклату белән мавыгырга тәкъдим ителми. Бер үк вакытта күп итеп ашау һәм эчү нәтиҗәсендә ашказанында ризыкны эшкәртү кыенлаша (ашказаны согы сыеклана), бу исә ризыкның эшкәртелеп бетмәвенә китерә, сару кайный башлый. Ураза вакытында бу кайбер кыенлыклар китереп чыгара: кичтән кабул ителгән ризык эшкәртелеп бетми, иртәнге якта кеше йә бөтенләй ашамый, чөнки ачыкмаган була, ашаса, инде ризык өстенә ризык кабул иткән булып чыга. Ә бу исә көтелгән нәтиҗәгә китерми. Мөселманнар кич белән һәм иртәнге якта, ягъни авыз ачканда, сәхәр вакытында артык ризык кулланудан саклансыннар иде. Кызганыч ки, иманнары ныгып җитмәгән кайберәүләр ачлыктан куркып калып, күп ризык ашыйлар. Бу аларга көн дәвамында күтәренке кәефне сакларга булышыр, дип уйлап ялгышалар. Организмына күп ризык керткән кеше үзе өчен гадәти булмаган, кыен хәлдә кала: бихисап авыр ризыкны эшкәртү өчен аның бөтен көндез тупланган энергиясе китә, шуңа күрә икенче көнне андый затлар йокылы-уяулы, арган кыяфәтле, «Аллаһ ризалыгы хакына үз-үзен интектерүче»гә әйләнә. Күпләр шулай эшли һәм бу Раббыбыз нигъмәтләреннән дөрес файдаланмау булып тора. Мин кич белән салатларга, җиләк-җимеш, яшелчәләргә басым ясарга, ә иртән ботка, кипкән җимеш һәм чикләвекләр ашарга киңәш итәр идем. Кеше үзгәрә һәм һәр көнне тоткан уразасы аны үзгәртә. Әгәр ул үзенә җитәрлек дәрәҗәдә генә көненә ике тапкыр ризык кулланса, суны шулай ук җитәрлек дәрәҗәдә эчсә, 7 сәгатьтән дә кимрәк, 8 сәгатьтән дә күбрәк йокламаса, физик күнегүләр ясарга иренмәсә (5-6 чакрымны җәяү йөрсә, йөзү белән шөгыльләнсә, җиңелчә йөгерсә), аның тоткан уразалары файдага булыр дип уйлыйм. Биредә иң мөһиме-уразаны Аллаһ ризалыгы өчен дип тоту. Ураза тотучы кеше төнге сменада эшли, ә көндезен йоклап уздыра. Ул Аллаһ тарафыннан көндезләрен актив үткәргән кеше кебек үк бүләк алачыкмы? Әгәр аның эш графигы шундый икән, әлбәттә, ул шундый ук бүләк алыр. Шунысын исегезгә төшерәм: тәүлегенә 8 сәгатьтән артык, 7 сәгатьтән ким йоклау зыянлы.

Сорауларга Мәскәүнең Мемориаль мәчете имамы Шамил хәзрәт ГАЛӘВЕТДИН җавап бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев