Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уналты яшьме? Йөрергә рөхсәт

-Быел шәһәр урамнарында скутерлар саны галәмәт артты. Кичләрен аларны кайда гына күрмисең. Ә бит аларда малайлар җилдерә. Бу транспортта ничә яшьлекләр йөрергә тиеш соң? Айзирәк. Әлеге сорауга Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов җавап бирә. -Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәләре "Гомуми положениесе"нең 1нче...

-Быел шәһәр урамнарында скутерлар саны галәмәт артты. Кичләрен аларны кайда гына күрмисең. Ә бит аларда малайлар җилдерә. Бу транспортта ничә яшьлекләр йөрергә тиеш соң?

Айзирәк.

Әлеге сорауга Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов җавап бирә. -Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәләре "Гомуми положениесе"нең 1нче бүлеге нигезендә, мопед, шул исәптән скутер да, транспорт чарасы булып исәпләнелә. Аларга утырып йөрүчеләр кагыйдәләрнең барлык таләпләрен дә үтәргә тиешләр. Хәрәкәттәге закон буенча, әлеге төр транспорт белән автоюлларда йөрү 16 яшь тулганнарга гына рөхсәт ителә. Руль артына утыручының башында шлем булу мәҗбүри. Әгәр әлеге таләп үтәлмәсә 500 сум күләмендәге административ штраф салына. Әгәр 16 яше тулмаган скутер йөртүче зат ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла икән, аңа беркетмә тутырыла һәм ул яшүсмернең яшәү урынындагы балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторына тапшырыла. Ә ул үз чиратында РФ КоАПның 5.35 маддәсе нигезендә аның ата-анасына административ хокук бозу турындагы (балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләүдә әти-әниләре, яисә аның законлы вәкилләре бурычларын үтәмәгән өчен) беркетмә тутырыла. Кызганычка каршы, ата-аналар әлеге таләпләргә битараф кала бирәләр. Әле күптән түгел генә "Мамадыш" совхозы бистәсендә руле артына 15 яшьлек малай утырган скутер белән "ОКА" машинасы бәрелешәләр. Бәхеткә каршы, һәлакәт җитди булмый. Яшүсмер дә, машина хуҗасы да җиңел тән җәрәхәтләре белән генә котылалар. Ата-аналар, 16 яшьләре тулмаган балаларыгызның капризларын үтибез, дип, аларның исән-имин генә йөрүләренә гарантия юклыгын истән чыгармасагыз иде. Агымдагы елда инде республикабызда дистәгә якын бала әлеге төр транспортта, велосипедта һәлак булдылар. Сорауларыгызны газетабыз сайтына www.mamadysh-rt.ru адресы белән юллагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев